Туган як

Түбән Камада эзе калды

Кол Гали исемендәге китапханәдә шагыйрь Фәннур Сафинга багышланган «Нур, моң сибеп киттең дөньяга» дип аталган искә алу кичәсе узды. Оештыручысы – китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, сценарий төзүче һәм алып баручысы Әнисә Дәүләтшина булды. Кичәдә медицина көллияте студентлары катнашып, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Анда шулай ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм аксакаллар шурасы әгьзалары бар иде.

Каенлы авылы китапханәчесе Флюра Гарипова, мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина һәм халык театры режиссеры Разия Якупова тамашачыларга Фәннур Сафинның композиторларыбыз җырга салган әсәрләрен сөйләп һәм җырлап җиткерделәр. Бу композиция бик уңышлы булды һәм җылы кабул ителде.

Кичәдән соң минем күңелемдә хатирәләр яңарды. Шагыйрь Фәннур Сафин белән 1968 елның ноябрендә таныштым. Институттан мине Түбән Кама химия комбинатына диплом алды практикасы үтәргә җибәрделәр. Фәннур комбинатның изопрен каучук чыгарачак цехында слесарь булып эшли иде. Тын Аллея урамындагы 6 нчы йортның бер бүлмәле 20 нче фатирында 4 ир-егет бергә яшәдек.

Фәннур эшли торган заводта, продукция чыгармаса да, эш ике сменалы иде. Фәннур көне-төне шигырьләр яза. Эше көндезге сменада чакта – тулай торакта кичен һәм төнлә, төнге сменада чакта эш арасында буш вакыт табып, яңа шигырьләре туа иде. Комачауламас өчен, аш бүлмәсен аның карамагына бирдек. Ятагы һәм бәләкәй генә өстәле шунда. Аш бүлмәсе безгә кирәк түгел, ашханәгә йөреп тукланабыз...

Фәннур 1948 елда Минзәлә районы Күзкәй авылында туып үскән.         

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда бирегә килеп эшләп киткән булган. Бер еллар чамасы Ижау шәһәрендә яшәүче абыйсында торган, аннан 1968 елда кабат Түбән Камага килеп урнашкан.

Арабыздагы ике иптәшебез әдәбият-сәнгать белән кызыксынмагач, без икәү уртак тел тиз таптык. Шул вакытта, 5 ай эчендә туган шигырьләрен укып, хозурланып баручы мин идем. Минем белән гел киңәшә иде. Тел байлыгы зур. Темасын тиз таба. Күбесе мәхәббәт турында: «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын» һ.б.

Фәннур «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри иде. Ул анда сәркатип вазыйфасын үтәде. «Нефтехимик» клубында, тулай торакларның кызыл почмакларында әдәби очрашулар күп булып торды. Авыллардан эшкә килгән татар яшьләре, залларда шыгрым тулып, шагыйрьләрне йотлыгып тыңлыйлар. Очрашулар тәмамлангач, бигрәк тә кызлар, тулай торакка безне озата киләләр, кабатлатып, Фәннурдан шигырьләрен сөйләтәләр. Ул чакта Фәннурга мәхәббәт хисләрен аңлатучы кызлар күп булды. Хатлар язалар, запискалар кыстырып китәләр.

Фәннурның ничек итеп шигырьләр яза башлавы турында сөйләгәнен хәтерлим. Абыйсы башлангыч сыйныфларда укыганда шигырьләр язган. Бәйрәм чараларында Фәннур абыйсының яңа шигырьләрен укый торган булган. Чираттагы Яңа ел бәйрәмендә абыйсы яңа шигырь язудан баш тарткан. «Хәтта елап сорадым, – дип сөйләгән иде ул. – Теләгем зур булгач, утырдым да, үзем яза башладым, шуннан бирле язам да язам». 

Үзем дә аңа 3 нче сыйныфта ничек итеп шигырьләр яза башлавым турында сөйләгән идем. Укытучыбыз миңа Кыш бабай булып уйнарга кушты. Әнием шигырьләр, бәетләр чыгара, апалар дәфтәргә язып, җыеп баралар. Сөйләрсең дип, бал кортлары турында миңа 3 куплетлы шигырен әйтеп бирде. Кыш бабай буларак, мин шул шигырьне бәйрәмдә сөйләдем. Бу барысына да бик ошады, укытучыбыз мактады. Бу шигырьне кайдан алдың, дип сорады. Иптәш малаем барысын да уздырып: «Ул аны үзе язган бит», – дип, барлык ата-аналарны, балаларны гаҗәпләндерде. Моңа үзем дә ышанырга мәҗбүр булдым. Шуннан шигырьләр язу белән чынлап торып мавыгып киттем. 7нче сыйныфны бетергәнче миңа стена газетасы чыгару йөкләтелде, шигырьләремне шунда яза идем. Озакка бармады, шуның белән минем «иҗатым» тәмамланды. Ирексездән, рус мәктәбенә күчү сәбәпле, мавыгуым сүрелде. Шуларны искә төшереп, Фәннур белән сөйләшеп көлешә идек...

Хәтерлим: Фәннур барлык язучылар, шагыйрьләр турында, иҗатларын белеп сөйли иде. Аның күп укыганлыгына, хәбәрдар булуына сокландым, үземнең соңгы елларда никадәр артта калуымны сизендем. Мин Фәннурга, өйләнгәнче, озакка сузмыйча филология факультетына укырга керергә киңәш бирдем. Ул шул ук 1969 елда Казан университетына укырга керде.

Ни кызганыч, Фәннур Сафин арабыздан бик иртә, 44 яшендә китте. Әгәр исән булса, аңа быел 70 яшь тулган булыр иде.
Мансур ГАНИЕВ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: