Туган як

Татарча сөйләргә куркалармы?

1 октябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәребезнең 3нче урта мәктәбенә, шушы микрорайонда яшәүче өлкән кешеләр җыелды. Сүз дә юк, картларны хөрмәтләү өчен укучылар да, укытучылар да бик яхшы әзерләнгән: әбиләрне-бабайларны котлау өчен башлангыч класс укучылары матур-матур открыткалар ясап, аларга җылы сүзләр язганнар, өлкән класс укучылары мәктәпне бәйрәмчә бизәгәннәр, концерт әзерләгәннәр. Укучылар,...

1 октябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәребезнең 3нче урта мәктәбенә, шушы микрорайонда яшәүче өлкән кешеләр җыелды.
Сүз дә юк, картларны хөрмәтләү өчен укучылар да, укытучылар да бик яхшы әзерләнгән: әбиләрне-бабайларны котлау өчен башлангыч класс укучылары матур-матур открыткалар ясап, аларга җылы сүзләр язганнар, өлкән класс укучылары мәктәпне бәйрәмчә бизәгәннәр, концерт әзерләгәннәр. Укучылар, үзләренең класс җитәкчеләре белән, кунакларны якты йөз белән каршы алып, чишенү бүлмәләренә озатып йөрделәр. Аннан, теркәү узгач, актлар залына да алып килделәр. Кыскасы, беркем дә игътибардан читтә калмады - ә өлкәннәргә шул гына кирәк тә инде.
Башта өлкәннәр исеменә бик күп тәбрикләү сүзләре әйтелде. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Соңыннан, ашханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз иттек. Бирегә килә алмаганнарга, ризыкларны өйләренә тараттылар. Килгән кунаклар мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып таралыштылар.
Туй үпкәсез булмас, дигәндәй, бәйрәмнән тарылышканда, берничә өлкән кешедән ризасызлык сүзләре ишеттем. Мәхтүмә әби белән Хәйрулла бабай сүзләрен китерәм: «Суфиян, сез кеше арасында еш буласыз, җитәкчеләр белән дә очрашасыз, чыгышларыгызда ике дәүләт телен дә тигез күрергә кирәклеге турында да сөйлисез. Ә менә ни өчен җитәкчеләребез, гади халыкка үзләре үрнәк күрсәтәсе урында, бары тик русча гына чыгыш ясыйлар? Бүгенге бәйрәмдә дә хакимияттән килгән кешеләр, татар булсалар да, безне русча котлаган булып маташтылар. Югыйсә, үз телебездә бер-ике җөмлә генә әйтелсә дә, безгә күңелле булыр иде».
Аларның сүзләрен Зиннәтулла һәм Хәбибрахман картлар да хуплады. Чыннан да, бүгенге бәйрәмгә килгән җитәкчеләр, әллә үз телләрен «онытканнар», әллә татарча сөйләүдән оялдылар - ник бер сүз татарча әйтсеннәр. Югыйсә, үз телеңнән оялырга түгел, аның белән горурланырга кирәк. Муса Җәлил үлем балтасы астында да татарлыгы белән горурланган, чигенмәгән, телен, илен, халкын сатмаган.
Габдуллаҗан абый, әңгәмәне дәвам итеп: «Бу микрорайонда яшәүчеләрнең яртысыннан күбе татарлар. Без шәһәрне төзүдә актив катнаштык, үз ана телебездә белем алып, тәрбияләнеп үстек. Гомер көзебездә дә үз телебездә сөйләшәсебез, хакимият җитәкчеләренең безне олылап, хөрмәтләп татар телендә чыгыш ясауларын ишетәсебез килә. Бу кичәдә без моны ишетмәдек», - дип, үзенең ризасызлыгын белдерде.
Әлеге бәйрәмнән соң 3нче мәктәп коллективына рәхмәт белдердек. Ә менә шунда килеп, татар картларын үз телләрендә котларга «оялган» җитәкчеләргә әби-бабайларның үпкәсе зур булды. Һәм алар хаклы. Ике телне дә тигез күрү турында сүз барганда, телләрнең берсен кимсетү дөрес нәрсә түгел. Ә инде ул законны җитәкче урынында утырган кеше санламаса, күңел икеләтә рәнҗи.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: