Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Татар телен камил беләләр

Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шәһәребезнең 88нче балалар бакчасына «Әни - җирдә иң кирәкле кеше» дигән кичәгә чакырдылар. Балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Зөлфия Ибраһимова кичәнең сценариесен җиренә җиткереп эшләгәнлектән, бу чара барыбызның да күңелләренә бик хуш килде. Кичә әниләр һәм балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен күптөрле бәйгеләр ярдәмендә ачыклауга багышланган...

Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шәһәребезнең 88нче балалар бакчасына «Әни - җирдә иң кирәкле кеше» дигән кичәгә чакырдылар.
Балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Зөлфия Ибраһимова кичәнең сценариесен җиренә җиткереп эшләгәнлектән, бу чара барыбызның да күңелләренә бик хуш килде.
Кичә әниләр һәм балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен күптөрле бәйгеләр ярдәмендә ачыклауга багышланган иде. Безне бигрәк тә шунысы куандырды: балаларның һәммәсе чатнатып татарча шигырь сөйли, җырлый, әниләре белән ана телендә иркен аралаша. Аларның чыгышларын тыңлаганда, сабыйларның үз ана телебездә кыенсынмыйча яратып сөйләшүләренә сокланып утырдык. Өлкәннәргә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Соңгы вакытта, татар теленә игътибар аз, дигән фикерләр еш ишетелә. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән гаиләдә татарча сөйләшсәк, алга таба балалар бакчаларында телне өйрәнүне дәвам итсәләр, бигрәк тә мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә аяк чалмасалар, иншалла, телебез һәм халкыбыз яшәр дигән өметтә калам.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев