Туган як

Татар кызлары үсә

Безнең 2а классыннан ун кыз үзенчәлекле «Татар кызы - 2016» бәйгесендә катнаштылар. Иң элек, аларның һәрберсе татар телендә үзе белән таныштырды. Шуннан соң, әниләренә язган «Рәхмәт хатлары»н укыдылар. Ул хатларны, бәйрәм азагында, технология дәресендә үзләре ясаган чәчәк бәйләме белән бергә әниләренә тапшырдылар. Укучыларда милли хис тәрбияләү максатыннан бәйгегә кертелгән бишек...

Безнең 2а классыннан ун кыз үзенчәлекле «Татар кызы - 2016» бәйгесендә катнаштылар.
Иң элек, аларның һәрберсе татар телендә үзе белән таныштырды. Шуннан соң, әниләренә язган «Рәхмәт хатлары»н укыдылар. Ул хатларны, бәйрәм азагында, технология дәресендә үзләре ясаган чәчәк бәйләме белән бергә әниләренә тапшырдылар. Укучыларда милли хис тәрбияләү максатыннан бәйгегә кертелгән бишек җырын да оста башкардылар. «Күрегез, ниләр булдыра кызыгыз!» бәйгесендә үзләренең бар сәләтләрен күрсәттеләр. Курайчылар да чыгыш ясады (аккомпаниатор - курайчы бабаебыз Радик Шакирович). Сүз уңаеннан, күптән түгел Чаллы шәһәрендә узган курайчылар ярышында укучыларыбыз беренче урынны яуладылар.
Кызларның «Сигезле» биюен дә, «Яратыгыз!» җырын башкаруларын да ошатты әниләр һәм әбиләр. Кызлар, әниләре белән бергәләп, бавырсак, өчпочмак, кош теле пешергәннәр. Килгән кунак-лар, түгәрәк өстәлләр артына җыелышып, шул тәм-том белән чәй эчтеләр.
Класстагы малайларның әниләреннән җыелган хөкемдарлар уңганлык ярышында катнашкан кызларыбызга уңай бәя биреп, медальләр тапшырдылар, ә малайларыбыз үз куллары белән бизәгән таҗлар бүләк иттеләр. Классташлары Камилнең тәбрикләү сүзе иң зур бәя булып яңгырады: «Кызларның барысы да җиңүгә лаек, чөнки һәрберсе туган ягын, туган телен, татар халкын ярата».
Гүзәл НУРМӨХӘММӘТОВА,
10нчы мәктәпнең
2а классы укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: