Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Татар белгечләре дә әзерли башлыйлыз

Яңа уку елында Түбән Камадагы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында (элекке 44нче лицей)«Органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчысы-операторы» һөнәре буенча татар төркеме ачыла. Мәктәптән соң укуларын татар телендә дәвам итәргә теләүче укучыларны әлеге төркемгә чакырабыз. Һәрьяклы ныклы белем алу, укучыларның ялларын файдалы итү өчен техникумда барлык шартлар да тудырылган. Илле...

Яңа уку елында Түбән Камадагы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында (элекке 44нче лицей)«Органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчысы-операторы» һөнәре буенча татар төркеме ачыла.
Мәктәптән соң укуларын татар телендә дәвам итәргә теләүче укучыларны әлеге төркемгә чакырабыз. Һәрьяклы ныклы белем алу, укучыларның ялларын файдалы итү өчен техникумда барлык шартлар да тудырылган.
Илле бер ел дәвамында «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте һ. б. предприятияләр өчен, бездә 40 меңнән артык белгеч хәзерләнгән. Бу урында мәктәпне тәмамлаучылар ни өчен бу уку йортын сайлыйлар, дигән урынлы сорау туарга мөмкин.
Беренчедән, бездә химия промышленносте өчен мөһим булган белгечләр хәзерләнә; икенчедән, «Нижнекмскнефтехим», «Танеко», «Таиф-НК» кебек предприятияләргә эшкә урнашу мөмкинлеге зур. Өстәвенә, техникумда белем алучылар практика урыннары белән тәэмин ителә. Шулай ук, бушлай туклану; ә читтән килеп укучылар өчен тулай торакта бушлый яшәү - монысы да безнең техникумның бер өстенлеге.
Ә инде безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында нинди белгечләр хәзерләнелүе кызыксындырса, алар түбәндәгеләр: органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы; технологик насослар һәм компрессорлар машинисты; эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыру); контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре; слесарь; (НПО, 9 класс тәмамлаучылар өчен); технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру (тармаклар буенча); органик матдәләр химик технологиясе; (СПО, 9 класс тәмамлаучылар өчен); органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы; технологик насослар һәм компрессорлар машинисты; контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре; слесарь; токарь-универсал (11 класс тәмамлаучылар өчен).
Айгөл ӘГЪЛИЕВА, Люфия УРМАНЧЕВА,
Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумының татар теле укытучылары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X