Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ташлыкча «кино»

2016 ел Россия күләмендә Кино елы булганлыктан, ирем Айдар белән бергәләп, кино елына багышланган үзенчәлекле чаралар үткәрергә уйладык. Иң элек, Ташлык авылы халкына 37 ел буе кино күрсәткән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаиф Хәкимов улына багышланган стенд ясап куйдык. Аның эш дәверендә алган Мактау кәгазләре стендка гына сыеп бетмәде. Әйе,...

2016 ел Россия күләмендә Кино елы булганлыктан, ирем Айдар белән бергәләп, кино елына багышланган үзенчәлекле чаралар үткәрергә уйладык.
Иң элек, Ташлык авылы халкына 37 ел буе кино күрсәткән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаиф Хәкимов улына багышланган стенд ясап куйдык. Аның эш дәверендә алган Мактау кәгазләре стендка гына сыеп бетмәде. Әйе, ул эшләгән елларда халык кинога агыла иде. Яңа фильмнар, Һинд кинолары булганда, авыл клубында утырырга урыннар калмый, без бала-чагалар мич арасыннан яки идәндә утырып карый идек.
Гаиләбез архивында Ташлыкка кагылышлы видеокассеталар шактый. Шуларны китапханәдә күрсәтү өчен, җитәкчебез Гөлназ Арсланова ярдәмендә, проектор, экран таба алдык. Беренче итеп, 1990 елда язучылар белән «Коммунизм байрагы» совхозы хезмәтчәннәре очрашуын Татарстан телевидениесе төшергән тапшыруны әзерләдек. Премьерага югары оч һәм аръяк урамнарыннан 25ләп кеше килде (китапханәгә күбрәк тамашачы чакыру мөмкинлеге юк). Башта ул телевизион тапшыруның төшерү тарихы, очрашуга килгән өч язучы - Мөхәммәт Мәһдиев, Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин турында сөйләдем. «Корабельная роща»да ял итүче Мөхәммәт ага, үзен бу очрашуга чакыргач, «совхоз 1990 елның яңгырлы көзендә игеннәрне җыеп ала алдымы», дип сорый. Уңай җавап алгач, андый тырыш эшчеләр белән очрашуга бик теләп барачагын әйтә. Ялкаулар булган җирдән язучылар, җырчылар чыга алмый, өйләр төзүче осталар, скрипкачылар, гармунчылар чыга алмый,
Моннан 26 ел элек төшерелгән тапшыруны караган өлкән яшьтәге абый-апалар үзләренең бакыйлыкка күчкән әти-әниләрен, туганнарын һ.б. күрделәр. Ташлыкча «кино» халыкка ошаганлыктан, һәр пәнҗешәмбедә «кино» күрсәтергә булдык. Совхоз хезмәтчәннәре белән очрашуны тагын ике мәртәбә кабатларга туры килде. «Китапханәдә кино күрсәтәләр» дигән хәбәр күрше авылларга да, Түбән Камага да барып ирешкән, аннан да кешеләр килә башлады. Ташлык авылында Татарстан телевидениесенең Алмаз Хәмзин белән берлектә төшергән «Капка төбе» видеофильмын 25 февральдән күрсәтә башладык. Заманында зәңгәр экраннарда дүрт мәртәбә күрсәтелгән тапшыруны Америка, Төркия, Финляндия татарлары да Татарстан телевидениесеннән яздырып алып киткән булганнар. Бүгенге көндә биш мәртәбә «кино» күрсәттек, аларны йөздән артык авылдашыбыз карады.
Халыкны алга таба Ташлык мәктәбен ачу тантанасы (1995 елда төшерелгән), клубтагы «Уенлык» (1999 елда), «Алмаз+ яки Ташлык әбиләре» (2001 ел), «Урамнар концерты» (2007 ел) һәм төрле еллардагы Сабантуйлардан тупланган видеоҗыентык һ.б. көтә.
Илүзә ХӘМЗИНА,
Ташлык авылы китапханәчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев