Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ташландык эт язмышы

"Фактория" сәүдә базасында урнашкан зоопаркка бер ташландык эт килеп сыенган. Юк, дөрес язмадым. Каядыр күченеп китешли, хуҗалары шунда ташлап калдырганнар. Моны күршем ишетеп кайткан. Халык бит ул зоопаркка страус кебек безнең тирәдә ят булган кошларны, җәнлекләрне карарга йөри. Күршеләрем дә ике яшьлек оныкларын алып барган булганнар. Фотога да төшергәннәр. Страусларны...

"Фактория" сәүдә базасында урнашкан зоопаркка бер ташландык эт килеп сыенган. Юк, дөрес язмадым. Каядыр күченеп китешли, хуҗалары шунда ташлап калдырганнар.

Моны күршем ишетеп кайткан. Халык бит ул зоопаркка страус кебек безнең тирәдә ят булган кошларны, җәнлекләрне карарга йөри. Күршеләрем дә ике яшьлек оныкларын алып барган булганнар. Фотога да төшергәннәр. Страусларны да, оныкларының әллә каз, әллә бәбкәгә чирәм ашатуын да...

Менә шул күршем кызганып сөйләп торды. Хуҗалары, күрәсең, сабый акыллырактыр инде. Туйганчы уйнаганнар да, соңыннан кирәксез уенчыкка санап, ташлап калдырганнар.

Ул эте токымы белән Кытай ягыныкы булып, кеп-кечкенә, йоны да бик тә кыска икән. Әллә хохлома, әллә лысая, ди шунда. Күрше сөйләп торды, эт базарында бәясе 20 мең сум тора аның дип... Әмма ул этне урамда асрап булмый. Үзе бик кечкенә, үзе туңа икән, өйдә шул уенчык урынына гына тотарлык, ди. "Фактория" базасында ул этне әлегә Ваня исемле бер хезмәткәрләре карап тора икән. Шуңа хуҗа эзлиләр, ди.

Нәрсә булды без кешеләргә? Акылсызлык, кансызлык... Кайчан да булса чиге булырмы моның? Әллә инде мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек кешене кеше итә торган асыл сыйфатлар безне ташлап качтымы? Этләр түгел, без кешеләр яхшылык тарафыннан ташлап калдырылган, онытылган затлар бугай бүгенге көндә...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X