Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тарихыбызны онытмыйк

Әгерҗе районының Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгърифәтче бертуган Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укулар булып узды. Анда республиканың 6 районыннан 30 дан артык укучы килгән иде.

Укуларда катнашучыларны теркәүдән соң, мәктәп музеенда, тарихи истәлекле урыннарда экскурсия уздырдылар.
Мәгълүм булганча, Иж-Бубый мәдрәсәсе 1781 елда оеша. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә дин генә түгел, дөньяви фәннәр дә Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. 1908-1911 елларда мәдрәсәдә һәр ел саен 500 шәкерт белем алган.
Шәкертләрдә милли хис һәм горурлык, хөр фикер тәрбияләү Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше була. Мәдрәсәне тәмамлап чыгучылар тирән фикерле, белемле, киң мәгълүматлы шәхесләр булып формалаша. Атаклы мәдрәсәнең уңышларга ирешеп, чәчәк ату елла-рында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә. Иж-Бубыйда Рәсәйдәге мөселман хатын-кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан булган кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның кыз туганы Мөхлисә Бубый карамагында була.
1908 елдан башлап, мәдрәсәне тәмамлаучыларга мөгаллимлек шәһәдәтна-мәләре бирелә башлый. Иж-Бубый мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларының берсе булган мәдрәсә 1911 елның гыйнварында ябыла. Иж-Бубыйда башлангыч мәктәп кенә кала. 
Иж-Бубый укуларының икенче пролог өлеше нәкъ менә шул 1911 елның маенда Сарапул шәһәрендә узган суд барышы турында булды.
Укуларның пленар утырышы 5 секциядә узды. Шуларның берсендә мин дә катнаштым. Анда Иж-Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган зыялыларның тарихыбызда калдырган тирән эзләре турында сүз барды. 
Сүз уңаеннан, ул шәкертләр арасында озак еллар мәгариф системасында эшләгән Сәлим ага Әминов та бар. Ул революциядән соң Алабуга кантонында мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән. Сугыштан соң 50-60 нчы елларда Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге урта мәктәптә укыткан. Аның ике кызы озак еллар Түбән Камада да эшләделәр. 
Төбәкара укуларның йомгаклау өлешендә секцияләрдә катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары  тапшырылды. Аларны укуларда катнашкан мәртәбәле кунаклар – халык шагыйре Роберт Миңнуллин, шагыйрь Шәмсия Җиһангирова, Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм язучы-публицист, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире 
Фидаиль Мәҗитов тапшырды. Барлык килгән кунакларны Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты рәисе тәбрикләде. Ахырда «И туган тел» җыры башкарылды.
Бубыйлар инде тарихта калган булса да, әлеге төбәкара укулар мәгариф өлкәсендә Бубыйларның  калдырган эзләрен дәвам итүчеләр кирәген тагын бер мәртәбә күрсәтте.


Альберт САТТАРОВ,
төбәкара укуларга Түбән Камадан барган делегат.
Фотода: Бубыйлар тормышыннан сәхнәләштерелгән күренеш ; язма авторы А.Саттаров.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев