Туган як

Тарихта эзен калдырган

Каенлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Чордашлар» клубына йөрүчеләр өчен, истә калырлык итеп, Таҗетдин Ялчыгол эзләреннән экскурсия оештырды. Ул нәкъ күренекле шәхеснең вафат булуына 180 ел тулган көндә – 26 июньдә тормышка ашты.

Берничә ел элек без шундый сәяхәт оештырган идек инде. Быел Таҗетдин Ялчыголның юбилей елы, тууына 250 ел тулса, вафатына 180 ел. Аның турында күбрәк беләсе килү безне шушы сәяхәткә этәрде.
Әдип, галим, тарихчы, табиб, мөгаллим, дин әһеле Таҗетдин Ялчыгол татар һәм ислам дөньясында шактый ук дәрәҗәле урын алып тора. Бу күренекле шәхес бездә тумаса да, гомеренең өчтән ике өлешен Зәй буйларында, хәзерге Түбән Кама һәм Зәй районнарында үткәргән. Әдәби һәм гыйльми-педагогик эшчәнлеген безнең төбәктә башкарган, китаплары да биредә язылган. Аның кабере, күпчелек нәсел-нәсәбе дә шушы якта.
1792 елда 24 яшьлек Таҗетдин Ялчыгол гаиләсе белән, Мамадыш районыннан якташлары янына килүче авылдашларына ияреп  (безнең авылга Мамадыш районыннан күченеп килүчеләр нигез салган), Каенлыга килә һәм шунда 7 ел яши. Кызганыч, аның турында язылган истәлекләр сакланмаган. Әлбәттә, башка урында нәрсә белән шөгыльләнсә, безнең авылда да шуны дәвам иткәндер: дин дәресләре биргәндер, авылдашларны дәвалагандыр, әсәрләрен, гыйльми хезмәтләрен язгандыр, дингә, белем-мәгърифәткә өндәгәндер (Рөстәм Галиуллинның «Васыять» китабын бик яратып укыйбыз. Анда телгә алынган Татар Җиреклесе, ул – безнең Каенлы авылы, элек шулай аталып йөртелгән). 
Каенлыдан Кызыл Чапчак авылына күченеп, ул анда 25 ел яшәгән. Алга таба Зәй районы Мәлем авылына күченеп 14 ел яшәгән. Шуннан Имәнлебашка сырхауларны дәваларга килгәч, 1838 елның 26 июнендә кинәт авырып үлеп киткән һәм шушы авыл зиратында җирләнгән. Без дә иң элек шунда тукталыш ясап күренекле якташыбызның каберенә зиярат кылдык.
Икенче тукталышыбыз Зәй шәһәренең Таҗетдин Ялчыголга ачылган истәлек билгесе – стелла янында булды. Зәй шәһәрендә моңа кадәр Таҗетдин Ялчыгол исемен йөрткән урам бар иде, шәһәрнең Җәмигь мәчете дә галим хөрмәтенә аталган. Истәлек билгесе нәкъ менә мәчет янында Т.Ялчыгол урамына куелган. Һәйкәлнең урыны символик – бер якта мәчет, икенче якта – «Яшьләр үзәге». Бу – үткән, бүгенге һәм киләчәк очрашкан җир кебек. Истәлек билгесе шәрыкъ сәнгате традицияләрендә, бөгелеп килгән капка-арка рәвешендә эшләнгән. Ислам дине буенча кеше сынын яисә сурәтен ясау тыелганга күрә, һәйкәл галимнең сыны рәвешендә эшләнмәгән. Истәлек билгесе өслегендә якташыбызның бөтен тормыш юлы чагылыш тапкан – ул булган шәһәрләр, илләр, яшәгән һәм иҗат иткән җирләр күрсәтелгән, шул замандагы күренешләр төшерелгән. Стелланың авторы – Тукай бүләге иясе, танылган сынчы Асия Миңнуллина. Авылдашларыбызны Таҗетдин Ялчы-голның тормыш юлы, билгеле булган хезмәтләре белән таныштырдым, истәлек билгесе турында сөйләдем. Т.Ялчыголның «Рисаләи Газизә»сен бүгенге көндә дә Коръән ашларында вәгазь китабы буларак файдаланалар, гәрчә аның авторы Таҗетдин Ялчыгол икәнлеген белмәсәләр дә.
Зәй районында 14 ел гына яшәп калса да, Таҗетдин Ялчыголны хөрмәт иткәннәрен күреп кайттык. Безнең Түбән Кама районында 32 ел яшәп, иҗатының да төп өлеше шул вакытларга туры килсә дә, күренекле якташыбыз белән горурланып сөйләсәк тә, аның исеме белән бәйле истәлекле урыннарны, урамнарны искә төшерә алмадык. Авылга кайту юлында авылдашларыбыз белән без әнә шулар турында ачынып сөйләштек. Бу турыда уйланырга, безнең райондашларга күршеләрдән үрнәк алырга кирәктер.
«Чордашлар» клубына йөрүче апалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.   
Флера ГАРИПОВА, китапханәче. 
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: