Туган як

Тарихи Болгар җиренә бардык

Без, Каенлы авылыннан кырыклап хатын-кыз, изге Болгар җирендә экскурсиядә булып кайттык. Аны авылның бөтен җәмәгать эшләрендә дә – мәдәният йортында, китапханәдә, мәчеттә иң актив булган апа-җиңгиләре өчен мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

Җир астыннан 
                    сыкрап чыга төсле
Ташны ертып, еллар авазы.
Кайтавазы булып ишетелә күк
Болгар җыры, Болгар авазы.

Көннең төшкә авышкан мәлендә Болгарга аяк бастык. Борынгы бабаларыбыз яшәгән бу җирләрне күрергә килүчеләр байтак җыелган монда. Китаптан уку, Интернет аша танышу бернәрсә, ә үзең күрү, тотып, сыйпап карау – бөтенләй икенче нәрсә бит ул. 
Безне экскурсовод ханым көтеп тора иде. Өч сәгать дәвамында ул безне музей комплексы, аның экспонатлары белән таныштырып йөрде, борынгы тарихны бик яхшы белгәнгә, һәр соравыбызга аңлаешлы, сабыр гына җавап биреп барды. 
Габдрахман сәхабә коесының суын эчеп башлаган экскурсияне «Яңарыш» комплексында дәвам иттек. Апаларыбызны биредәге истәлекле әйберләр, кул эшләнмәләренең төрлелеге сокландырды, күпкатлы корылмада эскалаторларда, лифтта йөрү сөендерде (арада олы яшьтәгеләр дә бар иде). 
Икенче залда Коръән китабы урын алган. Дөньяда тиңе булмаган бу уникаль Коръән китабының 2011 елда Татарстан заказы буенча Италиядә ясалганын укып-ишетеп белә идек инде, ә үзен күргәч туган тәэсирләр әйтеп-аңлатырлык кына булмады. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, 1,5×2 метр зурлыктагы, 800 килограмм авырлыктагы  632 битле бу изге китап зал уртасына кадерләп урнаштырылган. Кызганыч, битләрен ачып карап булмады.  
Без, ерак әби-бабаларыбыз, аларның балалары мәш килеп эшләп йөргән урыннар бит бу, дип, төрле корылмаларны карап йөрдек. Коточкыч яулардан калган стена хәрабәләрен  ничә гасырлар буе искән җилләр  дә, яуган кар-яңгырлар да юк итә алмаган. 
Кыска гына вакыт эчендә осталар  тарафыннан корылмалар торгызылган. Аларга карап, ирексездән борынгы Болгар бабаларыбыз нинди акыллы булган, дип уйлыйсың. Уйларга нигез дә бар шул: мәсәлән, җәмәгать мунчасы булган Ак пулатның, залында бассейн һәм фонтан эшләп торган, бүлмәләргә идән астындагы таш улаклар буйлап җылы һава, ә стена эченә кертеп үткәрелгән торбалар буйлап кайнар һәм салкын су килгән. Мунчага өстәге гөмбәзләрдә калдырылган тәрәзәләр аша яктылык кергән. Мунчада юынудан башка ял да иткәннәр, яңалыклар белән танышканнар, җыр-музыка тыңлаганнар. Торгызылган мавзолейларда урнаштырылган тормыш-көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре, Төньяк мавзолейдагы кабер ташлары борынгы болгар бабаларыбызның яшәеш рәвешен өлешчә генә булса да күз алдына китерергә, укып белгән мәгълүматларны тулыландырырга мөмкинлек бирә. 
Берничә кыюрак апабыз Кече манараның иң очына кадәр менде. Анда әйләнеч баскычтан шактый биеккә менәсе. Алар тәрәзәдән безгә кул болгап сәламнәрен җиткерде, ул безгә азан тавышын хәтерләтте.
Югары зәвык белән эшләнелгән комплекс белән танышу Болгар шәһәренең уң як капкалары янында урнашкан Ак мәчет янында тәмамланды.  
Әлеге изге урын күңелләргә рухи чисталык, иман нуры өстәде, тирән тәэсир калдырды. Унике сәгатькә сузылган сәфәр һич кенә дә ялыктырмады да, арытмады да. Рәхәтләнеп ял итеп, юл буе алган тәэсирләр белән уртаклашып, исән-сау авылыбызга барыбыз да бик канәгать булып кайтып җиттек.
Шушындый күптән хыялланган сәяхәтне оештыруга булышкан мәдәният йорты директоры Фәүзия Гусам кызына, транспорт ягын кайгырткан Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мисхәт улына, транспорт белән тәэмин иткән спонсорга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Флера ГАРИПОВА, Каенлы авылы китапханәчесе. 
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: