Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тамак тәмугка кертә, диләр

Яңа елның да бер ае үтеп китте. Мул итеп яуган карлары кебек мул еллар булсын! Ашыга- ашыга эшкә барам. Көн матур, кешеләр әле йокыдан уянмаган, акрын гына кар ява, тавыш- тын юк. Ара-тирә ишегалларын себерүчеләр генә күренә.

Никадәр ашыксам да, үзем белән песиләргә ризык алган идем, иелеп салуым булды, йөгерешеп килеп тә җиттеләр. «Бу минем ел, монда мин дә бар әле», – дигәндәй бер тычкан да ияргән. Ул – миңа, мин аңа гаҗәпләнеп карап торабыз. Әллә бик ашыйсы килгән, әллә аның елы булуы белән горурлана.
Бик ашыкканлыктан, фоторәсемгә төшерергә искә килмәгән. Галәмәт күренеш булыр иде, югыйсә! Бу «безнең кебек дус яшәгез», дигәнеме, әллә «бары – бергә, югы – уртак» диюеме? Барысы да мин салган ризыкны бергәләп ашап калдылар. Этләр белән песиләрнең дуслыгын күптән беләбез инде, нигә дип әле песи белән тычкан дуслашмаска тиеш?!
Дус яшик, бергә булыйк, бердәм булыйк. Яңа еллар муллык алып килсен!
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев