Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Такталарга дөрес языйк...

«Туган як» газетасында 20 октябрьдә «Хаталы такта» дип аталган язма басылып чыккан иде. Шул теманы дәвам итеп, берничә мисал китермәкче булам. Андый хаталы такталар Түбән Кама урамнарында да очраштыргалый. Мәсәлән, моннан бер ел элек кенә яңа парк төзелгәнче андагы трамвай тукталышы «Шәхәр паркы» дип атала иде. Бәхетебезгә, «Гаилә» паркы сафка...

«Туган як» газетасында 20 октябрьдә «Хаталы такта» дип аталган язма басылып чыккан иде. Шул теманы дәвам итеп, берничә мисал китермәкче булам.
Андый хаталы такталар Түбән Кама урамнарында да очраштыргалый. Мәсәлән, моннан бер ел элек кенә яңа парк төзелгәнче андагы трамвай тукталышы «Шәхәр паркы» дип атала иде. Бәхетебезгә, «Гаилә» паркы сафка басканда тукталышны да, андагы асылма тактаны да дөресләп яңарттылар.
Ә менә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз мемориалы (Мәңгелек ут) артындагы ташларда хаталар һаман бар. Әлбәттә, анда хәреф хаталары юк, ләкин татарчага тәрҗемә «чыктым аркылы күпер» калыбында ясалган һәм килеш кушымчалары дөрес кулланылмаган.
Дөрес, мондый хаталар бер безнең шәһәрдә генә түгел, башка шәһәрләрдә дә җитәрлек. Күптән түгел укучылар белән Алабугада экскурсиядә булган идек. Тарихи яктан данлыклы шәһәр тагы да матурланган, яңа музейлар ачылган. Тик менә «Мәскәу» урамындагы күп кенә элмә такталарның дөрес язылмавы кәефне төшерде. Шулай ук танылган Иван Шишкин урамындагы зур асылма тактада «Торак йорт. ХIX г. II яртасы.» дигән язуны күреп гаҗәпләндек. Ә бит бу такта өстенә «Республикакүләм әһәмиятле мәдәни мирас объекты» дип язылган. Өстәвенә, төрле төбәкләрдән туристлар килә, укучылар карый...
Киләчәктә шәһәребезне туристлык юнәлешендә үстерергә җыенабыз. Килгән кунаклар алдында йөзебез кызармасын дисәк, мондый хаталы такталардан тизрәк ко-тылырга кирәк. Алып ташлап түгел, ә дөресләп язып...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев