Туган як

Сөю өчпочмагы, яки Көндәш Кәримәне ирле итү (чын хикәя)

Кыңгырау шалтырады. Ишекне ирем ачты. Залга үтешли, шул якка күз салдым. Анда бер хатын-кыз басып тора иде. Кырык яшьләрдәге хатынны күргәч, башымнан яшен тизлегендә, кем булыр бу, дигән уй үтте. Иремә кара-а-асам, тораташтай каткан да, сүз дә дәшә алмыйча тора. Ун ел гомер иткән беренче хатыны икән. «Гафу итегез инде,...

Кыңгырау шалтырады. Ишекне ирем ачты. Залга үтешли, шул якка күз салдым. Анда бер хатын-кыз басып тора иде. Кырык яшьләрдәге хатынны күргәч, башымнан яшен тизлегендә, кем булыр бу, дигән уй үтте. Иремә кара-а-асам, тораташтай каткан да, сүз дә дәшә алмыйча тора. Ун ел гомер иткән беренче хатыны икән.
«Гафу итегез инде, бик ашыгыч рәвештә шәһәрдән китәргә туры килде,» диде Кәримә көндәш. Апасына туктыйсы булган да, өйләре кечкенә, бала-чагалары күп булгач, җитмәсә апасы авырып та торгач, безнең ишеккә кагылган. «Кертегезче, мин озакка түгел», дип ялваручы Кәримәгә берни әйтмәдем. Ирем - гаилә башлыгы, үзе хәл итсен. Иремнең күзенә карагач, куып чыгара алмаячагын аңлап алдым. Кыланмышы чынмы икән дип, шикләнә калдым. Гарьләнүдән күземнән яшләр акты. Мине дә үпкәләтәсе килми үзенең. Ике хатынга - берүзе. Кәримә - аның үткәне, ә мин - бүгенгесе һәм киләчәге. Йортта өченче кеше ник кирәк? Өченче һәрвакыт артык. Хәлил белән өйләнешүебезгә күп түгел, әмма бер-беребезгә ияләшкән, үз кагыйдәбез буенча яши идек. Иремнең гадәтләренә дә ияләнеп килә идем.
Ирем телсез торган арада, теге хатын өйгә үк керде, артыннан чемоданы да тәгәрәде: «Эштән киттем. Икенче эшне тиз генә табып булмый, урнашуы да авыр. Кияүгә чыгып карадым, алтын таулары вәгъдә итте дә, «ярык тагарак» якында калдырып китеп барды. Сезнең шәһәр зуррак, бәлки монда бәхетемне табармын. Малайны әлегә әниләрдә калдырып торырга туры килде».
Үзенең күзләре гел иремдә - тикшереп каравы. Үзен кызгандырырга тырыша. Әгәр ирем артыннан килгән булса. Читләр белән йөреп туйгач, элекке ирен исенә төшергән булуы да бик мөмкин.
Якасыннан җилтерәтеп тотып куып чыгарасым килсә дә, үземне көнче дип уйламасыннар өчен, чак тыеп калдым. Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Аек акыл белән эш итәргә, юләрлек күрсәтмәскә. Үземне кулга алып елмаерга тырыштым. Ашаттым, эчерттем, телевизор каршына урын әзерләдем. Без ирем белән дәшмичәрәк торсак та, Кәримә сандугачтай сайрады, елап та алды. Ничек аңларга да белмәдем.
Төннәрне бәйрәм көткәндәй көтә идем. Кәримә хасил булгач, үткәннәрен исенә төшерепме, ирем төннәрен әйләнгәләп, йокыга китә алмыйча интекте. Яшьлеген, чибәр Кәримәне исенә төшергәндер. Ирләр үзләренең картайганнарын сизмиләр, ләкин хатыннарын яшь килеш күрәселәре килә.
Алар концертта танышканнар. Ашыгып чыгып барганда бер-беренә бәрелешәләр дә, зур кара күзле кызга сүз ката егет. Шуннан аерылмас булып ничә таңнар аттырганнарын үзләре дә белми. Кая барсалар да бергә. Араларына җил дә үтеп кермәс кебек була. Өйләнешәләр, уллары туа. Ни сәбәптәндер, берничә елдан «характерларыбыз туры килмәде,» дип, аерылышалар. Күпләр белән була андый хәлләр. Өйдән киткәндә, нәрсә аласы килсә, барын да ала хатыны. «Алсын, байлыктамени бәхет,» дип ир сүз дәшми. Балага акчасын җибәреп тора, җае чыкканда малае белән күрешергә тырыша.
Төне буе уйланып ята торгач, иртән соңрак уяндым. Каяндыр җырлаган тавыш ишетелгән кебек: «Мәхәббәт ул төш кенә, тотып булмый һич кенә, шулай да, син - минеке, бирмәмен беркемгә». Юыну бүлмәсендә Кәримә моңлана икән. Үзе генә түгеллеген онытыпмы, әллә башка сәбәтпән - тиз генә чыгарга җыенмый иде. Безнең дә юынасы барлыгы турында уйлап та карамый. Бәлки, шулай
кыланып бездән үч алуыдыр.
Аш бүлмәсендә кичтән юылмый калган табалар, чынаяк-тәлинкәләр өелгән. Юарга бер дә ашыгып тормый. Мин үзем кичтән юылмаган табак-савыт калдырырга тырышмыйм. «Пычракны күреп шайтаннар сөенеп торыр», дип әйтә иде мәрхүм әнием. Ничек кенә минем кәефемне бозарга тырышса, да бирешмәскә булдым. Әмма Кәримә барында суларга һава җитми, тын кысыла башлый. Барлык көчемне җыеп, эшкә чыгып киттем. Урамга чыккач, җиңел булып китте. Кәримә көндәш тә: «Эшләрем бар,» дип икенче якка юнәлде. Кичен, бәлки тиз генә кайтмас әле дип, үземне юата-юата, аш әзерләргә тотындым. Ул югында тынычлап ашарбыз дип уйлаган идем, кая ди ул, берни булмагандай кайтып керде дә, аш бүлмәсенә үтеп, мине өйрәтә башлады: «Ашка итне күбрәк салсаң, тәмлерәк була». Кекс пешерергә җыенгач, тагын килеп кысылды: «Шикәрен җәлләмә, йөземен күбрәк сал». Кулыма эләккән табаны йөзенә тондырасым килсә дә, үземне тынычландырырга тырышып, елмайдым:
- Хәлил үз сәламәтлеген кайгырта, тазарудан курка.
- Элек бер дә андый түгел иде ул.
Ничек яхшы яшәгәннәрен аңлатырга тырышуымы, әллә үртисе килдеме...
Юха еландай өебезгә килеп керде дә, чагарга гына тора, кара елан икән. Шул чагыштырудан үземә кызык булып китте, көлеп җибәрдем.
Кичен Хәлил кайткач, юха еланланып, сырпаланыпмы-сырпалана: «Хәтерлисеңме теге көнне? Хәтереңдәме бергә булганнар?». Ирем элекке хатынына баштарак әһәмият бирмәгән булып кыланса да, тора-бара, я башын селкеп, я елмаеп җавап бирә башлады. Кыяфәтенә карасаң, беренче хатынына яңадан гашыйк булыр кебек. Иске мәхәббәт күгәрми, дигәннәрме әле?..
Көнчелек утыннан кабынырдай булып, чак-чак басып торам. Чарасызлыктан, ачудан үкерә-үкерә елыйсым килә. Тәртипле кешеләр кунакта өч көннән артык тормыйлар. Кәримәнең безгә килүенә өч атнадан артып китте бит инде. Эш эзләргә уйламый да. Нигә ашыгырга ди, кунар урын бар, ашарына әзерләп, артыннан җыючы бар. Безнең бөтен тынычлыкны бозды да, шуннан җанына тәм табып яши. Ул килгәннән бирле, бер бүлмәдә булсак та, чит кешеләр кебек, ирем белән икебез ике караватта йоклыйбыз. Кичен ут сүндергәч, безнең арада менә болайрак сөйләшү була:
- Бәлки йокламыйдыр?
- Йоклый!
- Мин алай булдыра алмыйм, арада өченче кеше ята кебек.
- Син мине яратмыйсың, яратсаң исбатла.
Әмма Хәлил алай булдыра алмый. Авыр сулап кына куя. Аның саен минем шикләнүләрем арта бара. Арканларга алып барган бозаудай, иремне ияртеп китәр кебек. Аларның уртак уллары бар шул, ә безнең әлегә балабыз юк...
Түздем-түздем дә, барысын да дус кызыма сөйләргә булдым. Минем кебек җебегән түгел, ул бик тә чая, берәр киңәш бирер. Дөрес уйлаганмын, дустым бик тиз әмәлен тапты. Хәзер бит ирләрне интернеттагы танышу сайты аша эзлиләр. Мин дә ашыга-кабалана компьютер каршына утырдым. Һәр адымымны диярлек күзәтеп утырган көндәш Кәримә кызыксынып минем янга килде. Иптәш кызымны бай ир белән таныштырырга уйлавымны әйттем. «Мине дә таныштыр, булдыра алсаң», ди бу. Миңа шул гына кирәк тә. Икәүләп ирләр фотоларын карыйбыз. Елмаеп карап торган ир сурәтенә бармагы белән төртеп: «Менә бусы «ничава» күренә. Булышсаң, буш итмәм үзеңне,» ди. Дәрәҗәмне белеп кенә: «Булдыра алмам шул,» дигән булдым. Үзем сөенәм. Өч сәгатьләп анкета тутырып утырдык, «яшь кәләш»нең сурәтен җибәрдек. Кияү чит илдән булып чыкты (ераграк китүе хәерле, тиз генә әйләнеп кайтмас). Ышанмассыз да, «кияү»дән җавап бик тиз килде. Матур сүзләрне укыганнан соң, Хәлил дә онытылды. Өстемнән йөге белән таш төшкәндәй булды. Берәр айга якын хатлар языштылар. Кәримә шул арада төрле салоннарга йөреп артык майларын киметергә өлгерде. Ай дигәндә, «кияү» янына Германиягә китеп тә барды. Сөенечемнән, елый-елый озатып калдым. Ничек тели шулай уйласын.
Барыбер, үземнекен иттем, гаиләмне саклап кала алдым. «Бәхетем Германиядә булган икән, рәхмәт сиңа», дип бүләкләр җибәрде. Соңыннан улын да Германиягә алып киткәне ишетелде. Безнең дә кызыбыз туды, котлап Германиядән посылка җибәргәннәр: бала киемнәре, иремә - бик матур күлмәк, ә миңа - чәчәкле открыткалар (!).
Чактан гына иремне тартып алмаган көндәш Кәримәгә, көн дә бәхет телим һәм Германиядә мәңге яшәвен...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: