Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сынаулы тормыш юллары узып

Авылга кайткач, җәяү генә урам буйлап йөреп кайтырга яратам. Һәр кешенең капка төбенә, йортына күз салуга аның белән бәйле берәр вакыйга хәтердә яңара. Соңгы кайтканда, Зәйфирә исемле кызы белән гомер кичергән Хәмдениса апа Камалиеваның өй турыннан узып барганда да, аның әни белән бергә үгез җигеп, печән ташыганнарын, болында печән чабуларын кызык итеп сөйләгәннәре кылт итеп искә төште дә, үзалдыма елмаеп куйдым.

Авырып ятканда әнинең хәлен белергә килгәч, төнлә көлтәне ат белән, көндез үгез җигеп ташыган чакларын, фермада сыер сауганнарын, көннәр буе болында печән чапкан чакларын көлешә-көләшә искә алып утырганнар иде алар...
– Кайда гына эшләсәк тә, бик якын дуслар булдык. Бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек, – дип, хәтер сандыгын актарганнары, рәхәтләнеп көлешкәннәре истә.
Тоба авылында туып, гомер буе шунда төпле тормыш алып барган, бил бөккән ике өлкән әбинең чәй табыны артында гапьләшүләрен хәтеремдә яңарта-яңарта, әнинең икетуганы 88 яшьлек Маһинур апа яши торган капка турына килеп тә җиткәнмен. Олы яшьтә булуына карамастан, әле бакчасында җир җимертеп эшләүче Маһинур апа белән рәхәтләнеп аралашу барышында, Хәмдениса апаның сәламәтлеге турында да кызыксындым. «Әле Аллага шөкер, йөри, күрешеп, сөйләшеп торабыз, барып йөрим мин аларга, менә сентябрьдә 85ен тутыра инде», – дигәч, өлкән яшьтәге туганыма: «Әйдә, бергә барып килик әле янына», – дип сүз каттым. Рәхмәт яусын, Маһинур апа тәкьдимемне кабул итте. Әйе, бу кайтуымда, чыннан да, аны күрәсем килгән иде. Нигәдер, икенче кайтуымда әллә күрә алам, әллә юк дигән шомлы уй да башымнан йөгереп үтте...
Безнең сәлам бирүебезне ишетеп, эчке бүлмәдән Хәмдениса апа килеп чыкты. Татар әбиләренә хас булганча, башына матур итеп ап-ак яулык япкан, гадәттәгечә мөлаем, йөзендә – нур, елмаю. Елмайганда, тормыш еллары битләренә салган җыерчыклар да үзенә килешеп тора...
Тик күзләрендә бераз гына борчылу, хәсрәтләнү бар кебек. Шушы араларда гына яраткан оныкларының берсе – Руслан гүр иясе булган икән. Бик ярдәмчел иде, ди. Русланның әнисе, Зәйфирә апа, әгәр Хәмдениса апа авырып китсә тизрәк аны чакыра торган булган. «Улым, кайт, әбиеңне бүлнискә алып барырга кирәк», – диюгә, ул кырык эшен кырык якка ташлап, кайтып җитә торган булган. Кирәк чакта әбисен йөртергә бер дә авырык-сынмаган Руслан. Быел аяклары шешеп, хастаханәгә баргач та, әбисен җитәкләп кенә йөргән ул. Шуңа күрә, әбисе дә оныгын гел рәхмәт сүзләре белән искә алды. Русланны югалту ачысын олы кызы, әнкәй дип өзелеп торучы Зәйфирә белән бергәләп кичергәннәре аңлашыла.
Зәйфирә апаның ире бакыйлыкка күчкәнгә дә тугыз ел үтеп киткән. Хәмдениса апа белән алар инде 12 ел бергә, бер-берсенә иптәш, сердәшче,киңәшче булып яшиләр. Элегрәк кышка Түбән Камага, Зәйфирә апаның фатирына китә торган булсалар, узган кышны авылда чыкканнар һәм моңа икесе дә бик канәгать.
Дөрес, Хәмдениса апа белән Мәүҗетдин абыйның әле тагын Назирә, Фәзилә, Миннәдип, Рөстәм исемле балалары, тугыз оныгы бар. Алар барысы да гаиләле булып, балалар үстереп, матур гына гомер кичерәләр. Һәрдаим кайтып, хәл белеп торалар икән.
Мәүҗетдин абыйның бакыйлыкка күчкәненә дә дистә елдан артык инде. Тракторчы да булган, машиналарга ягулык биреп торучы да, бригадир да... Әти белән бергә печән бүлеп йөргәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Авыл мәчетен җиткергән елларда да, Мәүҗетдин абый докуметлар артыннан Уфага, аннан Казанга бара. Мәчет төзелеп беткәч, өйлә намазына йөри.
Алар 50 ел бергә яшәп калганнар. Торфтан кайткач, егерме яшендә кияүгә чыккан була авылдашына. Хәмдениса апаның үз әнисе – Гайниҗамал Идиятуллина 54 яшендә үк якты дөньядан китә. «Колхозда алдынгы эшче, ударник» булган ул. Шунлыктан чәйне шикәр белән эчә идек ди, Хәмдениса апа.
Әтисе Нуретдин сугышка киткәндә җиде яшь булган кыз, әнисе тукыган киндер күлмәктән укырга керә. «Кыш көне киеп йөрергә пәлтәм дә юк иде, әнкәй укытучы Салих абыйларның кызының пәлтәсен алып кайтты. И-и, аңа сөенүләрем, шатлануларым», – ди, Хәмдениса апа. Сөенү дигәннән, озын тәнәфес вакытында аларга Рәхимә апалары бер телем икмәк тә бирә торган булган. Өйгә кайткач шуның белән тәмләп чәй эчүне зур бәхеткә тиңләве дә аңлашыла, чөнки сугыш вакыты, юклык заманы...
Әтиләре сугыштан исән кайтып, кечкенәдән эш тәртәсенә җигелеп, 14-15 яшьләрдә үк эшли башлавын, әрдәнә туравын, язылып Ярославльгә торф чыгарырга китүен, аннан Атабай урманын чистартырга баруын да яхшы хәтерли әле Хәмдениса апа.
Кияүгә чыккач, кайнанасы Фәрхидоха әби белән унҗиде ел бергә яшиләр. Кечкенә уллары Рөстәм тугач, кызганычка каршы, кайнанасы гарипләнеп, урын өстенә ята. Шуннан соң Хәмдениса апа фермага сыер саварга керә. Иртә-кич эшли, ә көндез өйдә, кайнанасы янында. Җиде ел урын өстендә ятканнан соң Фәрхидоха әби мәңгелеккә китеп бара.
Кайнанасының хәерфатихасын алгангадыр, тормышлары әйбәт була аларның. Хәер, Хәмдениса апа үзе дә балаларына да кул күтәргәне булмаган, бик ачуы килгән чакта да, бары тик йодрыгын йомарлап күрсәтә торган булган. Бер кешегә дә авыр сүз дә әйткәне булмаган аның. Гомер иткән күршесе Тәнвирә апа да үзен бик яхшы күршем ул, авылның «ак әби»се дип мактады. Иренә дә каршы дәшмәгән, ачуланышмаганнар да хәтта.
Ачуланышу дигәннән, авылдашлардан ишеткән бер кызык хәлне дә язмыйча булдыра алмыйм. Берсендә: «Шулкадәр ачуымны чыгарды Мәүҗетдин, әй ачуландым әле үзен, шул тикле тиргәдем», – дип, сөйли икән Хәмдениса апа. «Ничек ул сиңа түзеп тор ды, ничек кул күтәрмәде, сугып җибәрмәде?» – диләр икән моңа, гаҗәпләнеп. «Ничек суксын, ул мине ишетмәде дә бит. Ул йокыга киткәч кенә сүктем мин аны», – дигән имеш Хәмдениса апа...
Язмамны аларның капка төбеннән үткәндәге истәлек белән башлаган идем, истәлек белән тәмамларга мәҗбүрмен... Чөнки, аларда булганнан соң, ике атналап вакыт узуга, миңа шалтыратып, Хәмдениса әбинең вафат булуын хәбәр иттеләр. Көне буе чистарынып, намазларын укып, әллә нишләдем әле мин бүген дип, кисәк кенә Зәйфирәсенең кулына сыгылып төшкән ул...
Бу хәбәрне ишеткәч әллә нишләп киттем. Оныгы артыннан ук, 40 көн үтүгә... Үзенә дә тиздән 85 яшь туласы иде... Аның минем белән, матур итеп, ягымлы итеп, ипле генә «бәбекәем» дип сөйләшүләре әле һаман күз алдымда тора.
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев