Туган як

Сугыш чоры балаларының кадере бармы?

Менә тагын Җиңү көннәре якынлаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлаyганга инде быел 74 ел. Үзе бер кеше гомере! Сугышның ахырына гына эләккән фронтовикларга да хәзер иң кимендә 93 яшь! Әйе, ветераннарның саны бик аз калды.

Ветераннарга зарлану урынсыз дип уйлыйм. Алар хәзер кадер-хөрмәттә, пенсияләре яхшы, мөмкин булган ташламалар бирелә, квартир алдылар. Тол калган ветеран хатыннары да читтә калмады. Аларны да ел саен искә алып, бүләкләр бирәләр, шулай ук квартирлы да булдылар.
Ә мине борчыган мәсьәлә башка – тормышларының иң күңелле, иң ваемсыз вакытлары – балачаклары шушы авыр сугыш елларына туры килгән сугыш чоры балалары. Бу категория кешеләргә нинди хөрмәт күрсәтелә? Яшел чирәмдә тәгәрәп уйнап, әтисе-әнисенең кочагына елышып иркәләнәсе, тамагы туйганчы ашыйсы буынның бәхетле балачагын сугыш урлады. Үзем авыл баласы булганга, әбиләрнең, әниләрнең сөйләгәннәреннән һәм китапларда язылганнардан 1941-1945 елда авыл тормышының бик авыр булганы күз алдына килә.
Ирексездән, әнием сөйләгәннәр искә төшә. Ул 1933 нче елгы. Димәк, сугыш башланганда аңа 8 яшь булган!  Шул яшьтән Кама буена тал чыбыгы кистерергә йөртәләр иде, дип сөйли иде әнием. Бу бит кышкы чатнама суыкларда! Аякта юкә чабата! Аякларның туңып, өшеп сызлауларыннан әрнеп елаганнарын ачынып сөйли иде бәгырькәем!
Авыл хуҗалыгы хезмәте тулаем хатыннар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Атлар юк, сыер, үгез җиккәннәр. Әле ул сыерны җигәргә өйрәткәнче, үзләре җигелеп тартырдай булганнар... Җилкәгә салып, орлык ташырга, торф чыгарырга, окоп казырга да кызларны, яшь хатыннарны җибәргәннәр. Ничек түзгәннәрдер бичаралар! Кышкы суыкларда урман кисәргә җибәрелгән кыз баланың ничек сәламәтлеге какшамасын! Бәлки урман кисүдән котылырмын дип, ничарадан-бичара кабәхәт бәндәләрнең сөяркәләре булганнарны, кешегә сиздермим дип, бала төшерүдән үлгән туташларны, туарга өлгерми калган җаннарны искә алып, дога кылучы бармы?..
...Шуларны уйлаган саен күз алдында хатирәләр яңара. Бервакыт шулай, мин – шәһәр хатыны, чүлмәкчедән күрмәкче, язын әнигә кычыткан ашы пешертергә уйладым. 
– Әни, бар кеше кычыткан ашы пешерә. Витамин бит ул, әйдә, без дә пешерик әле! – дим.
Һич онытасым юк, шулвакыт әнинең күзләре яшьләнде. «Берүк, әйтә күрмә, кызым, ул кычыткан ашы турында. Балачактан күңелгә сеңеп калган. Исемен дә ишетәсем килми», – ди. Черек бәрәңге кәлҗемәсе, юа, кычыткан ашы – үсә торган организм өчен нәрсә соң алар?! 
Әйе, сугыш чорында балаларның, карт-корының авыр хезмәте турында күп язылды. Сугыш турында, тылда калучыларның фидакарь хезмәтләре турында китаплардан гына укып белгән буын вәкиле мин, әллә ни яңалык өсти алмам. Тик шулай да, олы яшьтәге апаларның ачынып сөйләгәннәрен хәтердә тотып, күңелгә җыелганнарны әйтми кала алмыйм. Сугыш чоры балаларының бәгырьләрен ачлык, авыр хезмәт кенә түгел, кайбер авылдашларының явызлыклары да телгәләгән.
Тагын хәтердә әнинең сөйләгәннәре яңара. Тугыз-ун яшьлек сабыйларны берәү дә кызганып тормаган. Иртә яздан алып, кара көзгә кадәр көне-төне басуда эшләткәннәр. Кайбер авылдаш хатыннарның мәрхәмәтсезлеген күпме еллар узса да хәтерләп: «Әй, җәберләделәр инде. Кулыгыздан килми, көчегез җитми бит, балалар, дип тормадылар. Тотып тукмаган чаклары да булды», – дип искә алганы хәтердә. Бу бит авылдаш хатыннар! Кайберсе колхоз рәисенең, кайберсе бригадирның сөяркәсе булып, шулай тылдагы бала-чаганы, карчыкларны җәберләп көн күргәннәр дә юк түгел. Их, исемнәрен әйтәсем килсә дә, телемне тыеп калам. Шул басуда калган черек бәрәңгене дә чүпләтмәгәннәр бит, кабәхәтләр! Без үскәндә шуларның кайберләре герой булып, күкрәк киереп йөрделәр. Ә сугыш чорын кичергән тол хатыннар, ятим сабыйлар дәшмәде. Алар түзәргә өйрәнгән буын, кешегә каты бәрелмәделәр...
Сугыш корбаннар сорый, диләр. Тик бу корбаннарның төгәл санын бүгенге көнгә кадәр төгәл әйтүче юк. Интернет мәгълүматларына карасак, сугышта корбаннар саны 27 миллион түгел, ә 41 миллион 979 мең! Шуларның 19 миллионы хәрбиләр, ә 23 миллионы(!) – гади халык. Дөрес, бу санда басып алынган җирләрдә һәлак булган, Германиягә коллыкка озатылганнар да шактый. Тик шунысы бәхәссез: сугыш вакытында авылларда, шәһәрләрдә ачлыктан, көч җитмәгән авыр хезмәттән, йогышлы авырулардан үлүчеләр саны да аз булмаган.
Хәзерге вакытта шундый михнәтләр күреп тә исән калган, бүгенге көнгә кадәр яшәгән сугыш чоры балаларының кадере бармы? Ел саен дәүләт исәбенә ял йортларына җибәрәләрме аларны? Бәхетле гомер кичерергә пенсияләре җитәме? Авырсалар, тиешле  медицина  ярдәме күрсәтеләме? Җавабын әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез...
Илһамия ГАФФАРОВА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: