Туган як

Сугыш ачысын тойган

Сугыш михнәтләрен кичергән кешеләр турында сөйләгәндә, Югары Чаллы авылында яшәүче Сәбилә апаны (фотода) әйтмичә булмый. Авыл халкы да аны ихтирам итә.

Сәбилә апа 1930 елның 15 апрелендә Югары Чаллы авылында Хәйрулла абый һәм Сәкинә апа гаиләсендә дөньяга килә. Әмма ул әнисен хәтерләми, үзе әйтүенчә, аны Мәүҗидә исемле үги әнисе үстерә.
– Без дүрт бала идек. Сугыш башлангач, 1925 елгы абыем Габдулланы озаттык, ул сугыштан яраланып кайтты. Әтием дә алынды. 1941 елны кыш бик салкын булды. Әти утын әзерләп киткән иде, без шул утынны кечкенә чана белән урманнан ташып бетердек, ә утын беткәч, куак ташыдык. Урманы да авылдан өч чакрым, ә без әле бала-чага гына, – ди ул.
Авылларыннан 100 километр ераклыкта урнашкан Яр Чаллыга җәяү орлык тартып баруын сөйләгәндә, ул гаҗәпләнеп куя. Ничек бара алганнар? Ничек курыкмаганнар?
Кыз мәктәпкә укырга керә, әмма икенче сыйныфны тәмамлагач, башка бармый. Уку теләге көчле булса да, корчаңгы белән авырып китә, тәне, аяк-куллары кутырлана. Авылда ул елны бу зәхмәтле авырудан бик күп кеше җәфаланган.
Сәбилә апа сугыш беткәч, төрле эшләрдә йөри. 1953 елда Миңнераиф дигән егеткә кияүгә чыгып, бер-бер артлы Әнисә, Ильяс, Илшат, Рашат исемле балалары туа. 40 ел буе каенана һәм ике каенсеңеле белән яшәргә туры килә аңа. Әмма ул, бер дә зарланмый.
– Каенанам бик әйбәт булды, үз әнием итеп күрдем мин аны, бик тату яшәдек. Соңгы юлга үзем озаттым, үләр алдыннан да соңгы сүзе «Сәбиләм» булды. Хәзер иремне карыйм. Күзләре начар күрә, ялгышып, саташып китә, – диде Сәбилә апа.
Алар уллары Илшат һәм киленнәре Ләйсинә хөрмәтендә яшиләр. Яшьләрнең олыларга ихтирамнары күренеп тора, йортлары да чиста, пөхтә. Сәбилә апага быел 15 апрельдә 90 яшь тула. Күп авырлыклар кичергән бу апага калган гомерен җиңел яшәргә насыйп булсын иде.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: