Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сугышчы әтием каберенә бардым

Түбән Кама белән Санкт-Петербург арасы якын түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышында илнең иминлеген яклап сугыш кырында ятып калган әтиемнең каберенә барып, чәчәкләр салуны, рухына дога кылуны, әле исән вакытта, үземнең изге бурычым дип саныйм. Ярты гасырдан артык "хәбәрсез югалган"нар исемлегендә булган әтием Абдулла Шәрипов Ленинград өлкәсе Парголово районы Каменка...

Түбән Кама белән Санкт-Петербург арасы якын түгел, әлбәттә. Әмма Бөек Ватан сугышында илнең иминлеген яклап сугыш кырында ятып калган әтиемнең каберенә барып, чәчәкләр салуны, рухына дога кылуны, әле исән вакытта, үземнең изге бурычым дип саныйм.

Ярты гасырдан артык "хәбәрсез югалган"нар исемлегендә булган әтием Абдулла Шәрипов Ленинград өлкәсе Парголово районы Каменка авылы янындагы хәрбиләр каберлегенә күмелгән булып чыкты (хәрби архив мәгълүматы буенча). 1941 елда Теләчедән сугышка алынган әтием Суслонгердгы хәрби лагерьда өйрәнүләр узган. 1942 елның августыннан ул Ленинград фронтындагы 23нче армиянең 92нче укчы дивизиясендә 317нче укчы полкында сугыша һәм 1943 елның 12 апрелендә һәлак була.

Еллар үткән саен кешенең күңелендә вакыйгалар тоныклана башлый, яисә бөтенләй онытыла. Бу - табигый күренеш, шулай булырга тиештер дә. Ә менә "хәбәрсез югалган" дип саналган сугышчының соңгы юлын табу хәтердә нык уелып кала икән шул.

Ике елга бер мәртәбә генә булса да, әтиемнең каберенә барып кайту - миңа рухи көч бирә, яшәү мәгънәсен ачыклый, үткән фаҗигале сугышның аяусызлыгын искәртә.

Менә бу юлы да 5 май иртәсендә, Санкт-Петербург шәһәреннән 24 чакрым гына ераклыктагы "Каменка" хәрби-мемориаль зиратында әтием кабере өстенә чәчәкләр салам. Башымда уйлар өермәсе...

Сугыш юллары кайсы җирләргә генә илтмәгән дә, нинди генә газаплар кичертмәгән бу ир-егетләргә. Тезелеп киткән каберләр дә шул ачы хакыйкатьне раслый түгелме?! Татарстаннан сугышка киткән, бер полкта булган 67 сугышчы бер каберлектә ята бит. Һәлак булган солдатлар арасыннан иң өлкәне - Ширәмәт районыннан алынган Дмитрий Тогулевка 49 яшь булса, иң яшь сугышчы - Муллахан Хәлиуллинга (Саба районы Тимершык авылыннан) нибары 20 яшь була.

23нче армия сугышчыларына Ленинградны - төньяктан финнардан саклау, көнчыгыштан немец гаскәрләрен тоткарлау бурычы йөкләнә. 1943 елны бу урыннарда бик каты сугышлар була. Шунлыктан, Ленинград "боҗра"сын өзүдә совет гаскәрләре зур югалтулар кичерә.

Бу юлы Санкт-Петербургка баруымның тагын бер максаты - әтием белән бер зиратка күмелгән полкташларын - татарстанлыларны барлау, аларның исемнәрен мемориаль тактага язып мәңгеләштерү мәсьәләсен ачыклау иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бу изге эш тормышка ашар кебек. Чөнки Санкт-Петербург шәһәренең Приморск районы хәрби коммиссариатында ул фикерне хупладылар...

Язмам башында әйткәнчә, Түбән Кама белән Петербург арасы - шактый озын юл. Өстәвенә, минем кебек пенсионерга - шактый чыгымлы да. Юл хакын җиңеләйтүдә ярдәм кулы сузган шәһәрдәшләремә, халык депутатларына рәхмәтлемен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев