Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Әсәрләре мавыктыргыч

Язучы Роза Хафизова – яшьләргә, өлкәннәргә атап язган популяр проза әсәрләре белән укучылар арасында киң танылган әдибә.

Аның «Мәхәббәт бар ул» китабы яшь укучылар арасында популярлык казанды. Язучының әлеге китабына кергән «Таң билгесе» повестенда матур һәм якты мөнәсәбәткә омтылган яшьләр, сайлау-сайлануда абынулар, күңел төпләрендә яшәгән тирән үкенечләр һәм иң кадерле кешеләрне югалту сагышлары тасвирлана. Әлеге әсәрдә төп герой – яңа гына Казан педагогика институтын тәмамлаган Наҗия. Ул Себернең кечкенә шәһәренә эшкә урнашырга килгән. Беренче эш урыны, беренче мәктәп балалары, беренче дәрес, эштәге беренче һөнәри кыенлыклар һәм иң мөһиме беренче чын мәхәббәт – болар барысы да Наҗия аша әсәрдә матур итеп, мавыктыргыч итеп яктыртылган.

Мәхәббәт кешене көчле, матур итә. Язучының әлеге повестендагы геройлары – саф хисләргә, сөюгә сусаган, ярата белә торган, яшәүгә ышаныч хисен җуймаган ихлас күңелле кешеләр. Әсәрнең азагы нәрсә белән тәмамланыр икән: Наҗия дусты Гомәр белән кире Казанга кайтып китәрме, әллә инде барлык кыенлыкларга да карамастан, сөйгәне – Әнвәре белән калырмы икән?.. Бу хакта укучым, син әсәрне укыгач белерсең.

Кешеләрнең иң изге хисләрен, йөрәк серләрен сурәтләгән әсәрләр кеше күңелендә озак саклана. Укучы бу язмышларга битараф калмас, әлеге китап та үз укучысын табар, халык тарафыннан яратып укылыр, дип ышанабыз. «Мәхәббәт бар ул» дип исемләнгән җыентыктагы калган әсәрләр дә бик мавыктыргыч, алар да сезне үзләренә җәлеп итәрләр, дип ышанабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X