Туган як

Әсирлектән качкан, Берлинны алуда катнашкан

Минем бабай Вәдүт Гыймран улы Гыймранов 1921 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Шәңгәлче авылы мәктәбендә ала. 1941 елның 17 апрелендә армиягә алынып, Киев өлкәсендә хезмәт итә башлый. Озак та үтми сугыш башлана.

Сугышның беренче көннәрендә үк аларның взводын Житомир шәhәренә җибәрәләр. Бу шәhәрдә бер көн генә булырга туры килә, аннан соң аларны Харьковка озаталар. Анда часть туплап, бер атна вакыт узгач, Полтавага күчерәләр. Шундагы канкойгыч сугышлардан соң чолганышта калып, әсирлеккә эләгәләр. Немецлар әсирләрне Кировоград өлкәсендәге Добаш лагерена алып киләләр. «Ул лагерьда без жәй буе тордык, эссе, кызу көннәрдә көн-төн эшли идек», – дип искә ала иде бабай.
Көзгә әсирләрне Аморситин лагерена озаталар. Анда өч ай торганнан соң, авылдан авылга йөртеп, байларга эшләтәләр. Соңгы тапкыр алар Рекеп исемле авылда бер боярга хезмәт итәләр. «Бер көнне кырдан эштән кайтсак, авылга немецлар тулган», – дип сөйләгән иде бабай. Бу Кызыл Армиянен дошманны кысрыклап килүе була. Элек әсирләрне өч кенә кеше сакласа, безнекеләрнең якынлашуын белгәч, алтышар немец солдаты сакта тора башлый.
Берничә көннән, совет солдатлары авылга бәреп керер алдыннан гына, немецлар әсирләрне Көнбатыш Германиягә куалар. Киткәндә качып калучылар да була, шуларнын берсе – минем бабай. «Безне Германияга алып барганда, әсирләр бик күп, ә көн инде кичкә авышкан, караңгы иде. Шул чагында без биш кеше урман арасына кереп калдык», – дип искә ала ул үзенең әсирлектән качуын.
Алар безнекеләргә барып кушылалар. Сугыш дәвам итә. Алда Берлин шәhәрен алу бурычы тора. Берлин өчен бәрелештә зур югалтулар була, шуңа да карамастан, шәhәр алына, Кызыл Армия жиңүгә ирешә.
Сугыш тамамлангач, ул хезмәт иткән гаскәр Германиядә калу сәбәпле, бабай ел ярым вакыт узгач кына туган якларына әйләнеп кайта. Ватан тынычлыгын саклауда катнашканы өчен аның күкрәген күп кенә медальләр бизи. Алар арасында «Берлинны алган өчен» медале дә бар иде.
Бабаемның якты истәлеге күңелләрбездә озак сакланыр.

Алсу Җафарова, Түбән Кама

Вәдүт Гыймранов / фото шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: