Туган як

Шундый вакытлар бар иде

Фән-техника бик нык алга киткән заманда яшибез. Компьютер, интернет, санлы техника – кыскасы массакүләм мәгълүмат чараларына оператив эшләү өчен мөмкинлекләр бик зур хәзер. Ә без яшь вакытта боларны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Гади ручкалар һәм фотолары химикатлар ярдәмендә ачыгайтыла торган фотоаппаратлар белән эшләү өчен күп вакыт таләп ителә иде шул.

Мин хезмәт эшчәнлегемне Нурлат районының Кызыл Юл бистәсендә столяр булып башладым. Столярлык цехында минем белән бергә Рәис Кадыйров дигән егет эшләде. Фото төшерү белән «җенләнә» иде ул. Бу мәшәкатьле шөгыльгә мине дә тартты. 14 сумга икебезгә бер «У-2» фотозурайткычы сатып алдык, ә Рәиснең «Смена» фотоаппараты алдан да бар иде инде. Дөрес, мин соңыннан остазымны узып киттем – үземә «Смена-3» фотоаппараты сатып алдым.
Шуңа да карамастан, күпме генә тырышсак та, озак вакытлар пленканы ачыгайту өчен бочок, кызыл яктылык бирә торган махсус фонарь һәм фотокәгазь өчен «ванночка»ларыбыз булмады. Ләкин җаен таптык. Төшерелгән пленкаларны, караңгы идән астына төшеп, тәлинкәләрдә эшкәртә идек. Беребез химикатлар ясый, икенчебез пленканы ачыгайта. 
Кызыл фонарьны да без үзебез ясадык. Дөрес, аның белән эшләгәндә уңышсызлыкка очрадык. Агач эрҗә эченә электр лампочкасы борып куйдык та, аны апабызының кызыл кофтасы белән капладык. Тик лампочка кызып, безнең «лаборатория»гә ут капты. Аллага шөкер, янгын сүндерүчеләрне чакырырга туры килмәде. Алга таба кызыл фонарьны һәм ачыгайту бочогын барыбер сатып алырга туры килде. 
Һәм менә беренче иҗат җимешләре! Шатлыгыбызның чиге юк! Өстәвенә: «Карагыз, нинди матур карточкалар... Боларында хәтта һәрбер кешене танырга да була!» – дип мактап торалар «Фотография буенча 25 дәрес» дигән китап сатып алдык. Барысын да аның авторы В.Микулин язганча эшләргә тырышабыз. Бервакыт Рәис миннән: «Син китапның «Редакцияләр белән ничек элемтә урнаштырырга?» дигән соңгы бүлегенә игътибар иттеңме?» – дип сорады. Анда һәвәскәр фотографларга да фотоларын редакцияләргә җибәрергә мөмкин диелгән икән. Һәм ул тәвәккәлләп карарга тели икән. Бәлки фотоларны газетада бастырып чыгарырлар, ди. 
Ничек бу минем башыма алданрак килмәде икән? Мин шунда азрак кына гөнаһ кылдым: дустымнан яшертен генә, алдынгы станокчы Е.Костюковны фотога төшердем дә, аңа кечкенә генә рәсем асты да язып һәм китапта киңәш ителгәнчә, профкомга кереп хатымны раслатып, почта әрҗәсенә салдым. 
Ике атналап вакыт узгач, газета редакторы Е.Кузнецова имзалаган хат килде: «Саша, сез бик күркәм эш – газета белән хезмәттәшлек башлап җибәргәнсез. Чыннан да, фоторәсемнәр безгә бик кирәк. Язучылар күп, ә менә фото җибәрүчеләр юк диярлек. Синең  фотоларны, Казанга җибәреп «клише»сын ясаткач (элекке вакытларда һәр иллюстрация Казанга, цинкография ярдәмендә «клише» ясатырга җибәрелә иде) һичшиксез, газетада бастырачакбыз», – диелгән иде анда.
Редактор фотоларның басылып чыкканын көтмәскә, ә тагын фотолар җибәрүемне үтенгән. Мин шулай эшләдем дә. Комбинатның һәр бүлекчәсендә диярлек алдынгы эшчеләрне белә идем. Шуларга өстәп, этюдлар, пейзажлар төшереп тә редакциягә юллый башладым.Телефон аша гына берничә мәгълүмат та бирдем. Якындарак урнашкан колхоз-совхозлар турында язмалар һәм фотолар җибәрүемне дә сорадылар редакциядән...    
Бервакыт, СССР Югары Советына сайлауларга бер ай калгач, миңа редакциядән шалтыраттылар: «Саша, кайсы да булса бер ветеранны сайлау урнасы янында фотога төшереп җибәрә алмассыңмы? Ул анда бюллетеньне урнага төшереп торсын. Тик моны тиз көннәрдә эшләргә кирәк. Үзең аңлыйсыңдыр «клише»сен дә ясатып өлгерергә кирәк бит әле. Ә фотоны без сайлаулардан соң ук газетага бирәчәкбез. Участок сайлау комиссиясе белән килешенеп куй. Ул ветеран иң беренче булып сайласын һәм син язган сүзләрне әйтсен» – диделәр.
– Ышанычыгызны акларга тырышырмын, – дидем.
Каяндыр сайлау урнасы таптым. Поселокта мөхтәрәм кеше, хезмәт ветераны – тегермәнче Ваня абый Малецковның өенә бардым. Аңа үтенечемне җиткердем. Хөрмәтле ветеран, матур киемнәрен киенеп, бик тырышып әзерләнде. Чатнама суык булуга карамастан, урамга алып чыктым.  Чөнки өй эчендә яктылык аз. Кулына ак кәгазь бирдем дә, урна өстендә тотып торырга куштым. Карт барысын да мин кушканча эшләде. Төшердем. Барысы да тәртиптә кебек. Фотоларны ясаган идем, шаккаттым. Минем герой,  бауга эленгән керләр фонында басып тора икән ләбаса. 
Урнаны күтәреп, кабат ветеранның өенә киттем. Хәлне аңлатып бирдем. Тагын төшердем. Аның сөйләячәк сүзләрен ике кәгазьгә язып, берсен фото белән редакциягә җибәрдем, икенчесен Ваня абыйга бирдем. Ул сайлау көнендә шуннан укып сөйләргә тиеш иде...
Менә сайлау көне дә килеп җитте. Әле иртәнге биш тулмас борын, Ваня абыйларга йөгердем. 
– Әйдә тизрәк канторга. Алтыда тавыш бирү башлана. Беренче булып тавыш бирергә өлгерергә кирәк, – дип, аны ашыктыра башладым.
Барысы да сценарий буенча булды. Минем ветеран бюллетеньне урнага беренче булып салды, мин аны шул вакытта фотога төшереп алдым. Башкача булуы мөмкин дә түгел, төшермәгән фото газетада басыла алмый бит инде. 
Ике көннән газетаның мин көткән саны килде. Аның беренче битендә Ваня абыйның мин төшергән фотосы һәм мин язган текст басылган. Барысы да чынбарлыктагыча.
Дус-ишләр минем ничек шулай оператив эшләвемә гаҗәпләнделәр, әлбәттә. «Үзең, фотоларны газетага биргәнче Казанга җибәртеп эшкәрттерәләр, дип әйткән буласың»,  – диделәр.
– Фотоларны телеграф аша җибәрдем, – дип ялганнарга туры килде.
Ә үзем телеграфның нәрсә икәнен дә белмим.
Иң мөһиме – максатка ирешелде. Кайберәүләр, минем редакция биргән махсус аппаратура белән эшләвемә һәм аеруча мөһим материалларны шуның ярдәмендә җибәрүемә чынлап ышандылар. 
Ул заманнарда «оперативлык»ка әнә шундый хәйләле ысуллар белән дә ирешә идек.
Александр НИКОНОВ, матбугат ветераны.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: