Туган як

Шүрәле

(Күптән булган балачак хатирәсе) Ничәнче класста укыганны хәтерләмим. Башкортстанның Юлдаш башлангыч мәктәбендә укый идем әле ул вакытта. Шулай беркөнне тау башында уйныйбыз. Җиткән арыш җилдә чайкала. Арасында куяннар, каршыбызга ук килеп чыгалар. Койрыклары кыска, тоттырмыйлар гына. Шунда кемнеңдер күзе арыш басуына төште, дөресрәге, арыш арасыннан килүче бер затка. Уеннан туктап,...

(Күптән булган балачак хатирәсе)
Ничәнче класста укыганны хәтерләмим. Башкортстанның Юлдаш башлангыч мәктәбендә укый идем әле ул вакытта. Шулай беркөнне тау башында уйныйбыз. Җиткән арыш җилдә чайкала. Арасында куяннар, каршыбызга ук килеп чыгалар. Койрыклары кыска, тоттырмыйлар гына.
Шунда кемнеңдер күзе арыш басуына төште, дөресрәге, арыш арасыннан килүче бер затка. Уеннан туктап, барыбыз да шунда төбәлдек. Кемдер: «Шүрәле!», - дип кычкырып җибәрде.Чыннан да, маңгаенда мөгезе дә бар. Карап тордык-тордык та: «Шүрәле!», - дип кычкырып, авылга таба чаптык.
Авылга кайтып кергәндә генә хәлдән таеп, йөгерүдән туктап, борылып карадык. Җил исә, тау битендә имәннәр чайкала, шүрәле күренгәндәй булды. Курыкканга куш күренә дигәндәй, безгә ул агач башына сикереп менеп, сикереп төшкәндәй булып тоелды. Без, тагын да ныграк куркып, иптәш малай Ришатларга кайтып кердек (аларның өе авыл читендәрәк иде). Аның әтисе Рәфит абый өйдә икән. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә шүрәле күргәнебезне сөйләп бирдек. Рәфит абыйның бала-чаганы шаяртып сөйләшә торган гадәте бар иде… Безнең сүзгә һич тә аптырамады:
- Әле генә күрдегезмени? Мин аны күптән күрдем инде. Күрү генә дә түгел, чәчү чәчкәндә каршыма чыкты. Трактор өстенә сикереп менде, ишеген ачмадым, ачсам, кытыклап үтергән булыр иде, - ди.
- Курыкмадыңмы?
- Куркып үлә яздым. Әнә анда сазлык буенда чәчелми калган җир шуңа калды ул, башка анда аягымны да басмадым, - ди.
Өйгә кайтып сөйләдек. Әнкәй безгә:
- Каян шүрәле булсын, ул бит әкият кенә, - диде. Без:
- Бар, үзебез күрдек. Рәфит абый да күргән, ышанмасаң, барып сора, - дибез...
Кичен көтү кайтыр вакыт җитте. Әнкәй миңа бозауны алып кайтырга кушты. Ул заманнарда, чөй кагып, бозауларны аркан белән печәнлеккә, сазлык буена бәйли идек. Кая инде ул бозауга бару!
- Анда шүрәле! Бармыйм! Бозауны әллә кайчан кытыклап үтергәндер инде, - дим.
Апа да, миннән алты яшькә зуррак булса да, курка. Әнкәй, берочтан Рәфит абыйны кыстырып тирги-тирги, апа белән икебезне җибәрде…
Авыл башына чыктык. Апа - алда, мин акрын-акрын артта кала барам. Кешеләрнең бозаулары исән. Безнеке күренми, бәйләвен дә безнекен иң еракка бәйләгәннәр.
- Апа, безнекен кытыклап үтергән, әйдә бармыйк! Кайтып китик! - дим, еларга җитеп.
Әллә безнең тавышны ишетеп, әллә кайтыр вакытын белеп, бозау яткан урыныннан сикереп торды. Барып җиткәндә, мин ападан 100-150 метр артта идем инде. Апа тиз генә арканны ычкындырды да, өйгә таба йөгердек. Бозау, арканын өстерәп, безне чабып үтеп үк китте…
Тын капланып өйгә кайтып кердек. Әнкәйгә:
- Әнә бозау да курыккан, безне чаптырып үтеп китте. Ярый әле шүрәле аны кытыкламаган, йә йөрәге ярылып үлгән булыр иде, башы эшләп качып ятып торган!
Бөтен авыл балачагасы, көтүгә дә чыкмый, бозау эчерергә дә, тау буена да бармый башлады. Сентябрь дә ерак түгел. Авылда башлангыч сыйныф кына, 5нче сыйныфка тау буеннан күрше авылга йөрисе…
Күрше авылга йөреп укучылар «укырга бармыйбыз» ди башлагач, бөтен авыл баласын җыеп, урам чатында җыелыш уздырдылар. «Шүрәле»нең үзен дә чакырганнар иде. Югары авыл кешесе (исемен хәтерләмим), тас белән лейка күтәреп килде. Күрше авылдагы хуҗалык кибетеннән тас белән лейка алган булган икән. Сукмак тар, арыш озын, җилдә чайкала, тас кырыена эләгә, атларга комачаулый икән. «Лейканы тас эченә утыртып, баш өстенә куеп кайткан идем», - ди. Хәтта баш өстенә куеп та күрсәтте.
Рәфит абыйны тиргәделәр. Ул да: «Шүрәле юк ул, шаяртып кына әйткән идем. Ә басу җире юеш, сулы иде, чәчкеч белән кереп булмаганлыктан калды», - дип аңлаткач, әкренләп тынычландык. Укучы балалар да, бергә-бергә җыелышып, курка-курка булса да, укырга киттеләр.
Кар төшүгә, шүрәле онытылды, бала- чага чыр-чу килеп, тирләп-пешеп тау буенда чана-чаңгы шуа иде инде.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.Түбән Кама.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: