Туган як

«Шигъри тәлгәшләр»

Шигърият – ул җәмгыятьнең, яшәешнең серле бер көзгесе. Шигырьсез яшәү күңелсез булыр иде, минемчә. Шагыйрьләр йөрәк аша узган хисләрен бөртекләп җыеп, кәгазьгә күчерә һәм укучыларга тәкъдим итә.

Язу сәләте я бар, я юк, ул табигатьтән бирелә. Әмма шигырь эчтәлеген, хисләрен һәркем аңлый ала. Сүзләрен, юлларын тезүне кошларның очуы белән чагыштырып булыр иде. «Шагыйрь ул – искиткеч нечкә, моңлы һәм гарип күңелле, тиз җәрәхәтләнүчән, кагылсаң да, уалырга гына торган нәзберек җан. Шул вакытта ул үзенең Рухы вә Сүзе белән арысланнан гайрәтле, хакимнәрдән дә көчлерәк бер Зат», – дип яза бөек Габдулла Тукай. 
«Берегиня» пенсионерлар клубы һәм «Мирас» китапханә мөдире «Шигъри тәлгәшләр» дигән кичәне оештырып, шәһәребез шагыйрьләрен чакырдылар. «Мирас» мәдәният йортында узган бу чарага «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Никифор Тукмачев, Рәфәт Шәйдуллин, Рәфыйкъ Әхмәдиев, Нурулла Абдуллин, Гөлчирә Ибәтуллина һ.б. килде. Кунакка Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары да чакырулы иде. 
Шигырьләрне үзләре дә, «Берегиня» пенсионерлары да укыды, аларның сүзләренә язылган җырлар да башкарылды. Никифор Тукмачев исә гармунда уйнап «Гармунчыга»ны җырлады. Ике сәгать сизелмичә дә узып китте. Кунакларыбызга бик зур рәхмәт белдерәсе килә.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: