Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Шатлыгыбыз зур

Күптән оешкан булса да, безнең «Мичуринец» бакчачылыгында электр уты көйләнмәгән иде. Шулай ук, 5-6 урамда 1995 елдан бирле су булмады. Ут белән су мәсьәләсендә кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек, файдасы тимәде. Бары тик без, ветераннар, Илһам Булатовка зарыбызны җиткергәч кенә, барысы да эшләнде: шушы елның май аенда, бер атна эчендә, 1...

Күптән оешкан булса да, безнең «Мичуринец» бакчачылыгында электр уты көйләнмәгән иде. Шулай ук, 5-6 урамда 1995 елдан бирле су булмады. Ут белән су мәсьәләсендә кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек, файдасы тимәде.
Бары тик без, ветераннар, Илһам Булатовка зарыбызны җиткергәч кенә, барысы да эшләнде: шушы елның май аенда, бер атна эчендә, 1 км озынлыкта торбалар сузып, су бирделәр. 2015 елдан башлап, быел инде бакчаларыбызга тулысынча электр уты да кертелде.
Боларның барысы өчен дә, бакчачылар исеменнән, «Мичуринец» бакчачылык ширкәте рәисе Илһам Илдар улы Булатовка рәхмәтебезне «Туган як» аша җиткерәбез. Гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм хезмәт уңышлары һәм киләчәктә дә шулай ярдәмчел, кешелекле булып калуын телибез.
Федор ТИПТЯРОВ,
Татарстанның атказанган торак-коммуналь хезмәте хезмәткәре,
КЭСПның ветераннар советы рәисе. (309).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев