Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Шагыйрьгә багышлап

Татар халкының танылган шагыйре Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Рәмиев) тууына быел 160 ел тулды. Ул – үз милләтен кайгыртып, аңа матди ярдәм күрсәтеп яшәгән уникаль шәхес.

Күптән түгел шәһәребезнең 11 нче мәктәбендә шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Башта татар теле һәм әдәбияты укытучылары Айгөл Шакирова һәм Рая Крешкова Закир Рәмиевнең үзенчәлекле иҗатына, аның татар мәдәнияте үсешендә якты эз калдырган тормыш юлына багышланган чыгыш ясадылар. Укучы балалар яттан Дәрдемәнднең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәдә җыр һәм татарча бию осталыкларын күрсәттеләр.
Кичә азагында күрше мәктәпләрдән килгән дүрт команда шагыйрьгә багышланган викторинада көч сынашты. Иң күп баллар җыйган 24 нче лицей-интернат, икенче һәм өченче урыннарны алган 1 нче гимназия, 11 нче һәм 9 нчы мәктәп укучылары дипломнар белән бүләкләнделәр.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, 11 нче мәктәпнең татар теле укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев