Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Сезнең кебекләр күбрәк булса иде!»

«Туган як»ның март аендагы саннарының берсендә чыккан «Татарлар белән һәрчак татарча сөйләшәм» дигән интервьюны укыгач, озак уйланып йөрдем. Кабат-кабат укып чыктым. Йөрәгем түзмәде, газета укучыларын да уй-фикерләрем белән таныштырасым килеп, кулыма каләм алдым.

Беренче чиратта, ул интервьюда әңгәмәдәш булган Сергей Жилочкинга һәм аның хатыны Диләрәгә газета аша олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар республикада ике теллелек турындагы канунның үтәлешенә бик җаваплы карыйлар, һәркем үзе белән янәшә араикада яшәүче башка милләт вәкилләренә, катнаш никахтагы гаиләләргә Татарстанда ике дәүләт теле турындагы канунны гамәлгә ашыруда яхшы үрнәк күрсәтәсез.

Сезнең кебекләр күбрәк булсын иде, дип телим. Сез толерантлыкны үтисез. Әле моңарчы толерантлык татарлар ягыннан гына, берьяклы гына була иде. Хәзер, Аллага шөкер, сезнең кебек башка милләт вәкилләре дә, татарлардагы шул сыйфатны үзләренә кабул итеп ала башлады. Чыннан да, толерантлык берьяклы гына түгел ике яктан да үтәлергә тиеш. Катнаш гаиләләр мәсьләсендә дә үз фикеремне җиткерәсем килә. Яшь чакта егетләр дә, кызлар да ярәшкән ярларының кайсы милләттән булуларын, кайсы динне тотуларын тикшереп тормыйлар. Югыйсә, бу мәсьәләдә бик нык уйлап эшләргә кирәк.

Гашыйк булдым дип, акыл арттан йөрергә тиеш түгел. Инде бергә булгансыз икән, икеңнең дә телен, гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итәргә, балаларыңа да шуны тапшырырга тиешсең. Мин үз гомеремдә башка милләттәге һәм диндәге кызларга гашыйк булып, гаилә корган бик күп татар егетләрен очраттым. Хәзер аларның күбесенең балалары, оныклары үз телен белми, гореф-гадәтләр турында әйткән дә юк. Кыскасы, алар татар түгел инде.

Ә Сергей балаларына ике телне дә тигез өйрәтергә тырыша икән. Аңа карап, үзенең телен дә онытмый, милләтен дә югалтмый. Бу татар милләтеннән булып та, татар телен белмәүче милләттәшләребезгә үрнәк. Әле бит һәркемдә дә милли горурлык дигән нәрсә дә булырга тиеш. Озакламый халык исәбен алу булачак. Үзебезнең кайсы милләттән булуыбызны онытмасак иде. Аның өчен, беренче чиратта, телебезне онытмаска кирәктер, минемчә. Әби-бабаларыбызның телен саклыйк, үстерик, милләттәшләр!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев