Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сезнең фикер кирәк

Безнең күпчелек хатын-кызлардан торган коллективка тагын бер гүзәл зат өстәлде. Шунысы кызык, чит ил киноларыннан күрмәкче, безнең барыбызны да, сигезләп хатын-кызны, бер зур бүлмәгә тутырдылар.

Сез үзегез беләсез, хатын-кыз җыелган җирдә бервакыт та тыныч булмый. Кулларыбыз һәм башларыбыз эш белән мәшгуль булса да, телебез гайбәт һәм ләтчит сата безнең.

Билгеле инде, беренче эш көнендә үк яңа хезмәткәрнең исемен ачыкладык та, Миләүшә булып чыкты ул, тормыш юлы белән кызыксындык. Шәһәрдән ерак кына түгел бер авылдан. Яше утызга җитеп килсә дә, әле кияүгә чыкмаган икән. Үзебезнең кайсыбыз аерылган, кайсыбыз үзе дә кияүгә чыкмаганнын оныткан хатыннар,  яңа хезмәткәргә киңәшләрен бирергә тотындылар. Янәсе, ялгыз калмас өчен, аңа кичекмәстән кияүгә чыгарга, бәби табарга кирәк.

“Ирләрнең йөрәгенә юл – ашказаны аша” дип кемдер акыл сата башлаган иде дә, көн саен өчпочмак, кабартма, торттыр ише нәрсәләр пешерүче һәм шуңа күрә үзе дә кабартма кебек булган Әнисә ханым шундук тукттатты. “Алайса ирем мине нәрсә өчен ташлап китте соң?”

“Юк, ирләр алар матур фигуралы хатыннарны яраталар” дигәнне ишеткәч, әлерәк кенә ире белән аерылышып йөргән Гөлфия исемле кызыбыз елап ук җибәрде. Нәрсә-нәрсә, ә аның буй сыныннан теләсә кайсы модель “аһ” итәчәк тә бит... Иренә ошамады шул, “уҗым”га чыккалаган икән. Ә Гөлфиябез ирен башкалар белән бүлешүне күз алдына да китермәде.

“Фигурасын белмим, ә менә олы күкрәкле кызларга ирләр үлепләр китәләр инде. Сиңа күкрәкләреңне зурайтырга кирәк” – дип ярып салды Асия. Аның үзенең “нулевой” размер булганга, пластик операциягә акча җыюын һәркайсыбыз да белә идек. “Беләсең, пычагым, ирем белән нәкъ шуның өчен аерылдык та инде. Мин унбиш ел торып, иремнән “сыер”дан башка җүнле сүз ишетмәдем” – дип, безнең бәхәскә кушылды “дүртенче” размерлы Сания.

Мин үзем, гомер буе кысан фатирда яшәгәч, “ирләргә, мөгаен,  машиналы, зур квартирлы бай хатын кирәктер” дип әйтә башлаган идем дә, вакытында телемне тешләдем. Чөнки әниләреннән фатирлы һәм шәп машина мирас булып калган Рәминәнең иренең дә читтә сөяркәсе барлыгы ачыкланды.

Бәхәс кызганнан кызды, тик менә ирләр күңеленә юл ярырдай сәбәпне берничек тә ачыклый алмадык.

“Ирләр хатыннарны акыллы булганнары өчен ярата” дигән фикер белән килешә язган идек инде, шулвакыт арттан: “Ә мине ни өчен ике ирем дә ташлап чыгып китте?” – дигән тавышка борылып карасак, үзе матур, үзе акыллы, үзе бай бүлек җитәкчебез әкрен генә кереп, безнең бәхәсне тыңлап торган икән.

Шулай итеп, тәки бер фикергә килә алмадык ул көнне. Хәзер ирләрнең үзеләреннән сорыйбыз инде: я, әйтегез әле, сезгә нинди хатыннар ошый ул?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев