Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ә сез нишләр идегез?..

Айныткычларны япкач, исерекләр тагын да күбәйде кебек. Урамда аунап яткан кешене күрсәң, полициягә шалтыратып булмый: дежур частька илтер өчен, кешенең исерек булуы гына җитми, ул берәр җинаять эшләргә, һичюгында, хатынын кыйнарга тиеш. Нәтиҗәдә, лыкынганчы эчкән адәм, «Ашыгыч ярдәм»не эштән аерып «алкоголь белән агулану» диагнозы белән дәваханәгә озатыла. Әйтерсең, чын авырулар...

Айныткычларны япкач, исерекләр тагын да күбәйде кебек. Урамда аунап яткан кешене күрсәң, полициягә шалтыратып булмый: дежур частька илтер өчен, кешенең исерек булуы гына җитми, ул берәр җинаять эшләргә, һичюгында, хатынын кыйнарга тиеш. Нәтиҗәдә, лыкынганчы эчкән адәм, «Ашыгыч ярдәм»не эштән аерып «алкоголь белән агулану» диагнозы белән дәваханәгә озатыла. Әйтерсең, чын авырулар беткән ди анда. Хәер, гадәттә без урамда яткан мондый адәмнәргә артык игътибар итмибез, күз кырые белән генә карап узабыз. әмма башкача да булгалый икән...

- Ирем белән кичен кунактан кайтып килгәндә, юлда аунап яткан адәмне кγреп алдык, - дип сөйләде, бер таныш апа. - Ул исерек булса да, «бомж»га охшамаган, киеме әйбәт...

Урамда салкын булгач, апа аны урамда калдырырга теләмәгән, җилкәсеннән селкетеп караган, эндәшкән, әмма тегесе берни сизмичә гырлап йоклый икән. Кесә телефоны табылмасмы дип, ире белән кесәләрен дә караганнар, тик тапмаганнар.

Аптырагач, апа аны γз йортындагы подъездга кертеп салырга карар кыла. Әмма γтеп-сγтγчеләр ярдәм итәргә ашыкмый. Сорый торгач, ике егет апаның сγзен тыңлаганнар, дγртәγләшеп исерекне подъездга керткәннәр һәм батареягә сөяп утыртканнар, апа астына палас кисәге салган. Ул аны өенә γк алып кермәкче булган, тик ире генә рөхсәт итмәгән. Әлеге адәм өчен борчылып йоклый алмагач, берничә сәгатьтән чыгып караса, ир инде чыгып киткән булган.

- Әлбәттә, кызганасы да килми, авызына каерып салмаганнар бит, - диде танышым. - Тик ул да кеше бит. Мондый салкында катып γлγ өчен кγп кирәкми.

Ә сез аның урынында нишләр идегез?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев