Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сеңлемне дә «Туган як»ка яздырдым

Үзем күптәннән пен-сиядә булсам да, мин дә «Әти-әниеңне яздыр. Якыныңны яздыр» дигән акциягә кушылып, үземнең бертуган сеңлемне - Тоба авылында яшәүче Флүрә Нургалиеваны «Туган як»ка яздырырга булдым. «Уфалла» арбаларын бергә тартып, Каенлы мәктәбеннән кайтышлый болында җуа җыеп, каз тәпие үләннәре, алабуталар ашап үскән бик кадерле сеңлем ул. Бик иртә тол...

Үзем күптәннән пен-сиядә булсам да, мин дә «Әти-әниеңне яздыр. Якыныңны яздыр» дигән акциягә кушылып, үземнең бертуган сеңлемне - Тоба авылында яшәүче Флүрә Нургалиеваны «Туган як»ка яздырырга булдым.
«Уфалла» арбаларын бергә тартып, Каенлы мәктәбеннән кайтышлый болында җуа җыеп, каз тәпие үләннәре, алабуталар ашап үскән бик кадерле сеңлем ул. Бик иртә тол калып, дүрт баласын ялгызы үстереп, белем бирде. Бүгенге көндә алты оныгын сөя. Рәхәтләнеп «Туган як»ны укысын. Намаздагы сеңлем бу газетадагы «Өмет» сәхифәсен дә, айга бер мәртәбә бирелә торган «Догалы өй» битләрен дә көтеп алып укый иде. Газетага язылу бәясе артканнан соң, быел «Туган як»ка языла алмады, колхоз пенсиясе бик аз бит.
Без үзебез Түбән Камага күченеп кайткан 2009 ел азагыннан бирле бер дә калдырмыйча, «Туган як»ка язылабыз, бу газетаны яратып укыйбыз, үзем дә мәкаләләр язгалыйм. «Туган як» - гади халыкның үз газетасы.
Сеңлем кебек кешеләр күптер әле, әйдәгез, сез дә бу акциягә кушылып, үз әти-әниләрегезне, якыннарыгызны «Туган як»ка яздырыгыз!
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X