Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сау булыгыз, китәм...

Финляндиягә... Күп акча алып, аз эшли торган җиргә. Һөнәрен дә таптым инде. Карават җылытучы булам.

Кызлар, гел әрәм булып, өч тиенгә көне буе эшләп йөрибез икән бит. Баксаң, дөньяда әллә нинди эшләми генә акча алучы һөнәрләр бар икән. Шуларның берсе – карават җылытучы.
Юк, инде, әллә нәрсә уйламагыз. Теге, борынгы һөнәр иясе түгел. Шундый җиңел һөнәр, әйтерсең, гел минем өчен уйлап тапканнар диярсең. Европа илләрендә «Карават җылытучы» һөнәре бар икән. Аның максаты – кунакханәләрдә яшәүчеләр кайтканчы аларның ятакларын җылытып кую. Чөнки Эдинбург үзәге галимнәре исәпләвенчә, карават 20-24 градус җылы булганда йокы да тәмлерәк һәм яхшырак була имеш. Бүгенге көнгә кадәр җылы караватлар уйлап табылмаганга, карават җылытучыларга ихтыяҗ зур, имештер. Әле бу һөнәр ияләренә шактый гына акча түләгәннәрен дә белсәгез, миннән көнләшүдән чәчегезне йолкырсыз.
Ә Финляндиядә эшләр барып чыкмаса, Америкага яки Кытайга китәм. Анда бер сәгате безнең акча белән 1800-4000 сум булган «чиратларда торучы» булып эшләргә исәбем. Кеше өчен су буе чират торасың, күбрәк түләсәләр талашасың, этешәсең, төртешәсең икән. Монысы бөтенләй дә пүчтәк. «Пик» сәгатьләрендә шәһәр автобус маршрутларында йөреп, күптән каешланып беттек инде. Талашу безнең өчен чүп кенә.
Бик тырышсаң, үзебезнең илдә дә табарга була күңелгә ошаган һөнәрләрне. Әйтик, «арендага туган булу». Кайбер үзенчәлекле гаиләләр үз туганнары итеп яллыйлар да, син аларның әти-әниләр җыелышына йөрисең, кемнеңдер апасы, әбисе булып торасың. Бәясе – сәгатенә 750 сум. Әле артист осталыгың булса түләве 1000 сумнан арта.
Безнең илебездә мин эшләргә теләгән һөнәр ияләрен дә табып була икән. Болай булса, китмим инде. Менә «диван сынаучы» булып эшләп карарга исәп. Көнгә ун сәгать диванда утырып, ятып телевизор карыйсың. Диванны җыеп та, җәеп тә ятасың. Атнага бер сине яллаган оешмага исәп-хисап тотасың. Диванны синең квартирыңа бүләк итеп китерәләр, һәм 70 мең сум эш хакы да түлиләр. Ышанмыйсызмы, Россиянең 14 шәһәрендә мондый һөнәр иясе бар!
Йокы чүлмәкләренә «йокы» институтына барып эшкә керергә мөмкин. Төнге уникенче яртыда килеп, иртәнге алтыга кадәр махсус аппаратка тоташкан килеш йоклыйсың да, бер сәгатенә 500 сум акчаңны кесәңә салып, кайтып китәсең. Тик яшегез 18-35 булырга тиеш.
Күрәсезме, күпме нинди рәхәт һөнәрләр бар җир йөзендә! Ә сез эш юк, эшемне ошатмыйм дисез. Тырышкан таба ул, эзләгез!
Энҗе ГАЛИЕВА

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев