Туган як

«Саташкан сандугач» түгел ул...

Мәктәпне тәмамлауга, Сания шәһәргә китте. Укуы яхшы булса да, институт дип авыз суын корытмады, һөнәр училищесын тәмамлап, пешекче һөнәре алды да, завод ашханәсенә эшкә дә урнашты.

Олыгая барган һәм гәүдә зифалыгы да калмаган пешекче апалар аны кухняга якын да җибәрмәделәр, кассага утыртып куйдылар. Юк, кызны какмадылар-сукмадылар, кырыгар литрлы кәстрүлләр күтәрүдән сакладылар. Ә аш-суны, өйгә алып кайтырга дигән ризыкны һәрвакыт тигезләп бүлделәр. Ашау-эчүгә акча тыкмагач, киенергә акчасы шактый мулдан булды кызның. Матур, зәвыклы итеп киенде, авылда калган сеңлесенә дә ярдәм итте.
Кассада утырганда, матур, авылча ягымлы кызга күпләр сүз кушып карады. Алар арасыннан йөрәге сайлаган егеткә – Мансурга кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Тик Мансур авылда яши, шәһәргә күчеп килергә уйлаганы да юк икән. Заводка эшкә керүенең дә сәбәбе бераз акча эшләү булган. Ярар, Сания дә авыл кызы бит, авылда яшәр.
Авыл килене булуга, җиң сызганып эшкә кереште. Күбрәк әтисе янында кайнашкан кыз ирләр эшен дә, хатын-кыз эшен дә сыдырып салды. Аның утын ярганын ирләр дә тел шартлатып күзәтәләр иде. Олы-олы имән бүкәннәргә бер генә киерелеп суга, печән чапканда да иреннән бер тотам  калышмый. Иртүк торып сыерын сава, коймагын пешерә – мондый киленне уч төбендә генә йөртерлек! Каената аз сүзле, дөреслек яклы, бик яхшы кеше булды. Ә каенанасы колач җәеп каршы алмады киленне. Җае килгән саен кимсетергә ярата торган булып чыкты. Аеруча бер вакыйгадан соң аралары шактый суынды килен белән каенананың. Вакыйга дип, алай ис китәрлек, телгә алырлык та түгел үзе. Саниянең төшенә генә бәйле.
Килен булып бу өйдә яши башлауга, аңа еш кына бер төрлерәк төш керә: алма бакчасында биш сабый уйнап йөри, имеш. Теге кибетләрдә сатыла торган шәрә курчаклар кебек. Имеш, Сания бакчага керүгә аны уратып алалар, нидер әйтергә теләгәндәй, күзләренә карыйлар. Ә күз карашлары шундый моңсу, шундый кайгылы – әйтерсең, менә-менә елап җибәрерләр кебек. Әллә җитлекми туганнар инде, гарип тә кебек үзләре. Уйныйлар-уйныйлар да, алмагач төбенә кереп качалар. Анда аларның үксеп елаган тавышлары гына ишетелеп тора. Киемнәре дә юк, салкында туңалардыр дип, Сания аларны кочагына алып җылыта, иркәли. Әй сөенәләр дә инде теге сабыйлар! Көлгән кебек итәләр үзләре, кочакта сыенып утыралар. Саниянең чәчен дә тарыйлар, тик берсе дә сөйләшә белми. Нәрсәдер әйтергә теләгән кебек, өйгә күз карашлары белән күрсәтәләр...
Беренче мәлдә күргән төшен үз итеп кенә каенанасына сөйләгән иде дә, тегесе күзләрен генә акайтты. Әле алай гына да түгел, җүләргә чыгарып куйды яшь хатынны. Ә теге балалар аңа карап кына төшкә керүдән туктамадылар. Тора-бара мондый төшләргә Сания дә ияләнде, бу балаларга җырлар җырлый, әкиятләр сөйли торган булды. Авырга узганын да иң беренче шул сабыйлар белгертте – эченнән сыйпап, елмайдылар. Аннан тагын үксеп елап, тагын алмагач төбенә кереп качтылар. Сания, аптыраганнан гына алмагач төбен казып карыйсы иде, каенана каян күзәтеп торган – чәчрәп чыгып, ачуланып ташлады, кулыннан көрәген тартып алды. Алай гына түгел, тиле хатын белән торасың дип, Мансурның җанын ашады. Киленнең мулла кушкан исеме онытылды – «туксан тугызлы» булып яши башлады.
Каенана ай зәһәр хатын булды! Пешергән ашны, юган керне ошатмады. Үзе берни эшләмәсә дә өйрәтергә бик яратты. Ярый әле, каената киң күңелле, ярдәмчел, ире дә әнисенә артык сүз куертырга ирек бирмәде. Шулай яшәлде инде – егерме ике ел үтте дә китте.
Картлык беркемне дә читләтеп узмый, бар кешегә өлеш чыгара, барысын да күрә, онытмый. Еллар белән бергә каенананың элеккеге егәрлеге китә башлады. Табибларга алып барып карадылар – чирен тапмадылар. Карчык әледән-әле хәле юклыкка зарланды. Гомеренең соңгы көннәре якынлашуын сизеп, Санияне үз янына чакырды. «Кичерә алсаң – кичер мине, йөрәгемдәге авыр йөк белән теге дөньяга китә алмыйм. Теге балалар минем вакытсыз төшергән сабыйларым бит алар. Нигәдер табасы итмәдем шул аларны. Больницага барып тормадым, чарасын белә идем, үзем генә төшердем дә, алмагач төбенә күмә бардым. Берсенә җан кергән иде инде. Менә хәзер шуның җәзасы, Раббым җанымны алмый тилмертә. Берүк минем сүзләремне улыма җиткерә күрмә. Ничек аның күзенә карармын, кызган мине», – дип, күз яшьләрен түкте. 
Аның бу халәтен карап тору кызганыч булды Саниягә, еллар буе җыелган үпкәсе онытылган кебек булды. Тик күңел түрендә оешкан кан, ничә еллар буе җыелган нахак сүзләр болай гына бетсә икән! Егерме ике ел җүләр, исәр хатын исеме күтәреп йөрүнең авырлыгын үзе генә белә ул!  Дөрес, ире аңа «син тиле-миле» дип әйтмәде, тик гомер буе шулайрак уйлаганын тоемлап яшәде бит ул. Әнә хәзер каенана булган кеше әйтмә дип ялына. Үз башына килгәч – исенә төшкән. Теге дөньяда, якты дөньяны күрә алмый калган сабыйларың каршында җавап бирәсеңне онытма, адәм баласы!
Әйтәм аны икенче баласына узгач, «монысын таба күрмә, беркем белми калыр, үзем булышырмын» дип, елан кебек ысылдаган иде каенанасы. Үзе кебек итәсе килгән икән. Ярый әле аның сүзен тыңламады, тапты сабыен. Аннан икенчесен дә, дүртенчесен дә тапты – ничек үсәрләр, каян акча җиткерербез дип, больница юлын таптамады. Әнә хәзер балалары төп булышчылары һәм таяныч булып үсеп килә.
Төне буе керфек тә какмый уйланып чыкты Сания: иренә әйтергәме-юкмы? Әллә калган гомерне дә тиле хатын булып яшәргәме? 
Төшке ашны ашаганнан соң, ирен җитәкләп, карчык яткан бүлмәгә алып керде. «Әнкәй, мин ничә ел тиле булып яшәдем, калган гомеремне булса да, минем дә гадәти хатын булып яшисем килә. Миңа сөйләгәнне улыңа да сөйлә әле, яме», – дип, тегеләрнең икесен генә калдырып чыгып китте. 
Шушы төнне карчыкның бу дөнья белән алыш-биреше өзелде...
Карчыкның өчесен үткәргәч, теге сабыйлар тагын төшенә керде: бу юлы алар инде еламый. Әниләре янына тезелеп утырганнар да, әкрен генә нидер көйлиләр. Әниләрен кичергәннәр, дип уйлады Сания. Бу аның теге балалар белән күргән соңгы төше булды. Туа алмый калган сабыйларга да ана назы, ана җылысы кирәк икән бит.
Илһамия ГАФФАРОВА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: