Туган як

«Сары йорт»та кемнәр яши?

Бу йорт шәһәрдәге башка биналардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Буявы да телгә кергән сары түгел, гадәти коңгырт. Тик, нигәдер, бар шәһәрдә дә бу биналарны «сары йорт» дип атыйлар. Бу йортта кемдер – даими кунак, кемдер азга килеп китә, ә кемнеңдер – төп яшәү урыны.

Берәүләр көлеп «дурдом», «психушка» ди, берәүләр өчен ул «сары йорт», «җүләрләр йорты», кемнәрдер анда яшәүчеләрне кызганыпмы, «Алла каргаган йорт», «бәхетсезләр йорты» дип атый. Ничек кенә аталса да, бер нәрсә үзгәрешсез – монда булып чыкканнар безнең җәмгыятьтә «икенче сорт»лы кеше санала. 
Совет чорына кадәр «юләрләр йорты» булганмы – белмим, ә менә коммунистлар вакытында түрәләргә каршы әйткән яки шикаять язган хезмәткәрләрне ябып куеп, «акылга утырту» өчен менә дигән тәрбия чарасы булган ул. Колхоз рәисе өстеннән жалоба язган өчен генә шунда «ял итеп» чыккан авылдашымны әле дә хәтерлим. Ярар, монысын калдырып торыйк. Сүзем башка кешеләр – рухи авырулар хакында иде.
Әйе, үзенчәлекле йорт бу.  Янәшәсеннән үткәндә үк күңелгә шом сала торган йорт. Тик беребез дә бу йортка «мин аяк басмаячакмын» дип кистереп әйтә алмый. «Язмыштан узмыш юк» дияргә яратабыз бит. Ә язмыш китабы битләренә нәрсә язылган – анысын бик теләсәк тә белә алмаячакбыз.
Әнә, ире һәм бердәнбер кызы авариягә очрап үлгәннән соң акылына зыян килгән ханымга карагыз сез. Югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алган, яраткан кешесенә кияүгә чыккан. Кемнәрдер кебек, сатып алып түгел, үз белеме, үз тырышлыгы белән фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелгән ханым.  «Сез кайда ятасыз?» дип сорагыз аннан. Ул «район хастаханәсендә» дип җавап бирәчәк. «Кайчаннан бирле?» дигән соравыгызга, «кичә кердем» дигән җавап булачак. Югыйсә, ул уникенче ел инде бу йортның даими «кунагы». Үз хәленең начарая баруын сизүгә, килеп җитә. Табиблар да аны яхшы белә, хөрмәт итә. Ул бит бар эшләгән елларын, фәнни эшен, фәнни терминнарны хәтерли. Тик ире һәм кызы авариягә очраган көнне пешергән тавык шулпасы аның хәтерендә соңгы нокта. Якыннарының вафат булуын аның күңеле хәзергәчә кабул итми. Хатын өчен аларның берсе эштә, икенчесе күрше шәһәрдә укуда.
Әнә, яше 28гә якынлашса да, сабый акыллы булган бу егеткә карагыз. Ул беренче класста укыганда, аның әтисе әнисен кыйнап үтергән. Бу егетнең акыл дәрәҗәсе әле дә шул көндәге кебек. Бераз укый белә, унга кадәр саный. Нәрсә дә булса сорап, җавап алырга теләсәң, 10 сум акча бирергә кирәк. Ни өчен ун? Биш яки унбиш түгел – монысын белүче юк. Әгәр дә 10 сум акча бирмәсәң, сабый бала кебек елый башлый. Ул монда даими пропискада. Чөнки башка яшәр урыны юк. Әти-әнисе эчеп, балаларына тиешле игътибар бирмичә, кешелектән чыккан. Җүнле-башлы тәрбия булмаганга гына  җүләр саналган, укый-яза белмәгәннәр дә бар монда.
Әнә тагын яше кырыкларга җиткән бер ир-ат. Монысы сирәк килә. Башы нык авырта башлагач кына. Бу ир кеше мәктәптә, чыгарылыш классында укыганда  физкультура дәресендә башы белән ташка егылган. Яшьрәк чакта башы бераз авырткаласа да, авылча гадилек белән «үтәр әле» дип игътибар бирмәгән. Яше барган саен авыруы да көчәйгән. Үзенең авыруын белгәнгә, өйләнеп тә тормаган. Хәзер авылда карт әнисе белән яши дә бит, әнисе бакыйлыкка күчсә – кем кулына калыр?..
Монда ятучылар арасында күпме кеше булса – шулкадәр язмыш.Тыныч холыклылары да, явызлары да бар. Җинаять эшләп, закон каршында җавап тотудан качып калырга теләүчеләр дә бар. Бар бичаралары, аларның язмышын ишетүгә, күзләр чылана.
Әйе, бәхетлеләр йорты түгел бу. Тик аларны бәхетсезләр дип тә атыйсы килми. Көн-төн дөнья кумыйлар, алтын-көмешкә исләре китми. Бәлки кемдер бу дөньяда күрәсен күреп, теге дөньяга киткәч кылган гамәлләре өчен алачак җәзасын җиңеләйтәдер. 
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: