Туган як

Сагындыра үткәннәр

Төгәл генә хәтерләмим, әллә бишенче, әллә алтынчы сыйныфта укыган чаклар. Рус әдәбияты дәресендә янгын вакытында мәктәптән байракны алып чыкканда янып үлгән малай хакында хикәя укыдык. Шул хикәя белән тәэсирләнеп йөргәндә үзебезнең авылда да мәктәп янды.

Көз көне иде, идән юучылар мичкә кызурак яккан дигән нәтиҗә ясадылар бугай! Дөрес, без байракны коткара алмадык, әниләр безне өйдән дә чыгармадылар. Шулай бер төн эчендә безнең агач мәктәп янып бетте. Тар гына коридорлы, караңгы бүлмәле бина кебек хәтердә калган.
Мәктәп ул вакытта ике бинадан тора иде. Беренчесендә башлангыч сыйныфлар, буфет, остаханә булса, икенчесендә 5-8 нче сыйныф балалары укыды. Мәктәп янгач, безне икенче мәктәпкә тыгызлап тутырдылар. Бер-ике сыйныф уку елын колхоз идарәсе бинасында тәмамлады. Җәй җитүгә, кирпечтән яңа мәктәп салу эшенә керештеләр. Авыл кызларына бәйрәм: мәктәп төзергә дип бер олау төзелеш отряды егетләре килде. Ул җәйдә авыл клубы җанланды, дискотекалар гөрләде. «Ил төкерсә – күл була», дигәннәр бит, төзүчеләр һәм студентлар безгә тиз арада шәһәрчә, матур, якты мәктәп төзеп тә куйдылар. И-и, ул яңа мәктәпнең матурлыгы, яктылыгын күрсәгез. Бәдрәфенә кадәр эчтә! Әллә кая кадәр читтә салынган урам бәдрәфенә чабасы түгел.
Бу яңа төзелгән мәктәптә берничә ел уку бәхете тәтеде. Мәктәбебезнең тирә-ягы укытучыбыз Мәнүсә апа Шәйдуллина тырышлыгы белән элек тә гөл бакчасы иде. Яңасының да тирә-ягы чәчәккә күмелде. Авылга ят булган спирея, роза куаклары кайтартып утырттылар – укымас җиреңнән укырсың! Иртә яздан Мәнүсә апа җитәкчелегендә бакчада яшелчә, чәчәк үстердек. Мәктәптә баланы эшләтәсез дип, берәүнең дә әти-әнисе районга «жалу» белән чапмады.
Мин бу мәктәптә укытучы да булдым. И онытылмас, гүзәл еллар хатирәсе! Рәхәт чаклар бар иде шул. Тик булды да, тиз бетте.
Гөрләп торган Советлар Союзы таралу белән, өр-яңа комбайннар, барлык техника каядыр «очты». Тимер төялгән машиналарны авылның асыл ир-егетләре көрсенеп, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен башларындагы фуражкаларын тагын да батырып киеп, тау башыннан озатып калдылар. Алар артыннан савым сыерлары иткә китте. Боларына инде шул сыерларны аты-юлы белән сүгә-сүгә караган сыер савучы хатын-кызлар зар елады. Бу гына җитмәде бугай, колхозның гөрләп торган чорларында булдырылган сугару торбаларын да казып алып саттылар.
Шулай итеп, барлы-юклы берничә ел эчендә колхоз таралды: сатыласы – сатылды, таланасы – таланды. Авылда яшьләргә эш калмады. Эше булмагач, акчасы да юк инде аның. Эшләү яшендә булган авыл халкы дәррәү шәһәрләргә агылды. Бер дигән йортларын ташлап, тулай торакларда көн күреп эшкә керештеләр. Тырыш авыл халкы кайда да югалмый, тора-бара барысы да квартирлы булды. Авыл өйләре генә, «бәлки бер кайтырсыз әле» дигәндәй, хуҗаларын көтеп калдылар.
Мәктәптә укырга бала калмады. Балалар булмагач, мәктәп әкренләп сүнде. Анда чеби дә чыгардылар, кәҗә дә асрадылар.
Бу кайтуда яшьлек эзләремне сагынып, бер карап кайтыйм әле дип, мәктәпкә бардым. Мәктәп тәрәзәләре ватык, идән сайгаклары сүтеп алынган. Идәндә ватык глобус, китаплар, фотографияләр аунап ята. Әйтерсең, монда сугыш булган, бомба төшкән.
Боларны күреп, кемнең генә йөрәге сыкранмый, әрнеми калсын! Ташландык мәктәп бинасы бер атна төшкә керде. Имештер, аны яңарталар. Авылга чит ил кешеләре киләсе икән. Авыл югалмый, бетми болай булгач дип, әй сөенәм.
Кем яңартсын да, кемгә кирәге бар?! Хәзер авылда яшәүчеләрнең иң яше дә иллегә җитеп килә бит инде. Мәктәп кенәме! Балалар бакчасы, клуб бинасы, колхоз идарәсе – бар да җимерек! Гөрләп торган ындыр табагы, машина-трактор паркы, егермеләп ферманың эзе дә юк!
Боларны ни өчен язаммы? Бу бит безнең авыл тарихы гына түгел, бу – безнең үткәнебез, бу – Рәсәй тарихы. Мондый ятим авылларның төгәл санын белүче дә, кирәккә санаучы да юктыр ул.Үткәннәргә кайту юк инде ул. Тик үткәннәрдәге казанышларга кире ирешеп булырмы? Без үскәндәге гөрләп торган авыллар, кая сез?!
Энҗе ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: