Туган як

Сагынам ул чакларны

Авылдан кайтып киләбез. Бәрәңге алырга кайткан идек. Аның уңышы шәп булды быел. Сарылы-кызыллы бәрәңге белән җир өсте тулды. Без бит авыл балалары, бәрәңге ашамасак тамак туймый. Шуңа күрә, ел саен бакча тутырып бәрәңге утыртабыз. Көннәр җылы, кояшлы – әйтерсең, җәй бераз соңга калып килгәне өчен соңрак китәргә җыена. Әле бит «әбиләр чуагы» да булачак. Анысы гөлҗимеш, гөмбә, алма җыярга инде...

Бәрәңге белән бәйле балачак хәтирәләре бик күп. Ул чакта 1 сентябрьдә чәчәк тотып мәктәпкә барсак, 2 сендә безне колхоз басуына бәрәңге чүпләргә җибәрәләр иде. Анда инде ул бәрәңгене нишләтеп кенә бетермәдек. Капчыкларга экономия йөзеннән, чиләкләп күмеп тә калдырдык, атышып та уйнадык, кеше-кара күрмәгәндә чиләкләп урладык та. Әйтерсең, өйдә бәрәңге юк. Ничек кенә бар әле! Колхоз басуыннан кайтуга, 25 сутыйлы үз бакчаңнан аласы ул бәрәңгене. Монда инде атышып уйнап утырасы юк, кызу-кызу эшләргә дә, эшләргә.  
Колхоз басуында иң истә калганы – көлгә күмеп тәгәрәткән бәрәңге! Аның тәме әле дә тел очында! Кызыл, кара икра ашаучы буржуйларны менә шул көлгә күмеп пешергән, ярым көйгән бәрәңге белән сыйларга иде.
Мәктәпне тәмамлагач, институтта да бәрәңге алу «эпопея»се дәвам итте. Анда да биш ел буе, уку башлануга, колхозга бәрәңге алышырга йөрдек. Тик ул чакта без беркатлы авыл яшүсмерләре түгел – яшь тә, акыл да өстәлгән, борын бераз чөелгән. Янәсе, син – студент, авыл кабартмалары белән бик сөйләшеп, дәрәҗә төшереп тормыйсың. 
Кызлар, чемодан тутырып, барлык булган матур күлмәкләрен җыеп бара колхозга. Бер ай гына булса да, егетләр белән йөрергә кирәк! Ул көнне «Авылга студентлар килгән» дигән хәбәр кичкә кадәр таралып өлгергән була. Шунлыктан клубта моңарчы өйдә яткан, «картая» башлаган егетләр дә күренә. Ә  акыллы-ипле егетләрнең күптән үз ярлары бар. Инде азмы-күпме егете белән йөрергә өлгергән кызлар, чебиен саклаган тавык кебек, егетләренә чат ябышалар. Белмәссең, ялгышып китеп, капка төбен бутап куюы бар! Студентлар килүгә авыл кызлары белән студент кызлар арасында күзгә күренмәс кара җеп сузыла...  
Колхозда бәрәңге алу сезоны клубта концерт кую белән тәмамлана. Моңа әзерлек студентлар авылга килеп урнашу белән башлана. Күрсеннәр, нинди оста бу дисеннәр! Мин үзем җырлый да, бии дә белмим. Авыл егетләренә дә күз төшми. Абитуриент вакытта ук танышкан егетем бар. Әле аның ул заманнар өчен бик дәрәҗәле булган әтисенең машинасы да бар (димәк, малаеныкы да дигән сүз). Курсташлар арасында шактый көнләшү уятырга тагын бер сәбәп: ул эшли, шуңа күрә минем янга еш килә. Дус кызым әле өлгереп җитмәгән, егетләр белән йөреп маташмый. Шуңа күрә без биш ел буе колхоз чорында группадашларның «канын эчү» белән шөгыльләндек. Көзнең караңгы кичләреннән файдаланып, кызлар кайтасы юлга чокыр казыйбыз, кара җеп сузабыз – егылсалар көләбез. Капка төбендәге эскәмияләрне сазга яки акбурга буяп куябыз.
Ул гына җитмәсә, бакча «басабыз». Басабыз, дип инде, агачларны бутап-сындырып түгел, мәзәк өчен дигәндәй, ике-өч алма, бер-ике кишер эләктереп чыгабыз. 
Берәр атна үткәч, кызлар белән таныша алмаган, яки аларны ошатмаган егетләр дә безнең янга капка төбен саклашырга килә. Алар белән тагын да кызыграк, авыл халкына да бераз «этлек» эшлибез – капкаларын тыштан бикләп куябыз. Тик, чур, ялгыз, ярдәмчесез калган хатыннарга бәйләнмибез! Егетләр аеруча тырыша, озата барып та үзен кабул итмәгән кызларга көн бетә. Клубтан кайтканнарын көтеп торып, өсләренә салкын кое суы да сибеп китәргә күп сорамыйбыз. Эх, яшьлек, тиле яшьлек! Чынлап та, гомерең бик кыска бит синең! Әле кичә генә кебек иде, инде егерме биш ел вакыт үткән дә киткән икән...
«Тор, шәкерт, җиттек шәһәргә! Әйдә машинаны бушатырга булыш!» – дигән тавышка айнып киттем. Баксаң, инде үзебезнең гаражга килеп җиткәнбез. Ирем – шул вакыттан ук йөргән ярым – авызын ерып, каршымда басып тора. Суганын, кишерен, кәбестәсен төягәнбез, ма-а-алай, ничек машина күтәргән! Ярар, кыш чыгарга җитәрлек булды бу! Ә яз җитеп, подвалдан бәрәңге чыгару кыйссасы икенче юлга калсын. Әнә, анда бер чиләк помидор белән ярты капчык кыяр көтеп тора, әле төн йокысын йокламыйча салат ясыйсы, кыяр тозлыйсы бар. Җитеп торыр бүгенгә.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: