Туган як

Сагындыра шул чаклар!

Хәзерге календарь битләре бәйрәм көннәре белән чуарланып беткән: көн дә бәйрәм, көн дә туй! Шулар арасында һәркемнең үзе өчен генә кадерлесе бардыр дип уйлыйм. Миңа, мәсәлән, һөнәри бәйрәм булган көн һәм Әниләр көне аеруча якын. Әниләр көне уңаеннан, истәлекләр дә яңарды әле менә. Әти-әнине мәңгелеккә югалткач, сагыну-юксыну хисләре тагын да...

Хәзерге календарь битләре бәйрәм көннәре белән чуарланып беткән: көн дә бәйрәм, көн дә туй! Шулар арасында һәркемнең үзе өчен генә кадерлесе бардыр дип уйлыйм. Миңа, мәсәлән, һөнәри бәйрәм булган көн һәм Әниләр көне аеруча якын. Әниләр көне уңаеннан, истәлекләр дә яңарды әле менә.
Әти-әнине мәңгелеккә югалткач, сагыну-юксыну хисләре тагын да көчәя икән. Әнкәй! Без аңа һәрвакыт шулай дәшә идек. Соңгы вакытта әнкәйнең ипи пешерүе белән бәйле хатирәләр яңара.
Хәерчелек булмаса да, бервакыт онга кытлык булды. Аптыраганнандыр инде, әнкәй кибет токмачын (макарон) суда җебетеп, шуннан камыр баса. Берара укытучыларга азык-төлек җыелмасы бирү гадәте булды. Анда он урынына макарон биргәннәр иде. Әнкәй шуны ипи пешерергә кулланды. Шуны әйтим әле: аңа кадәр әнкәй ипине башкача да пешерде. Он дефицит товарлар исемлегеннән төшеп калгач кына камырны кабат он белән баса башлады. Ә макароннан пешергән ипие аеруча истә калган. Өйгә дөньяда берни белән чагыштырып булмый торган тәмле ипи исе тарала! Авыздан су килә. Мичтән алуга, бер кырыеннан сындырып аласы бик килә, тик әнкәйдән рөхсәт юк.
Менә әнкәй ипиләрне мичтән алырга әзерләнә башлый. Беренче эше: түр караваттагы мендәр өстенә калын тукыма җәя. Аннары ипигә каплыйсы яулыкны чыгара да карават читенә куя һәм мич каршына килеп баса. Кулына тастымал ала. Мич капкачын ачып, аны читкә алып куя, табагач белән беренче ипи калаен мич алдына тартып чыгара. Күпереп пешкән ипине күргәч, аны сындырып алу теләге тагын да көчәя. Ләкин әнкәй рөхсәтеннән башка ипигә кагылу дигән нәрсә юк!
Әнкәйнең һәр хәрәкәтен читтән күзәтеп торудан да тәм табабыз. Әнкәй, калайның ике ягыннан тотып, түр яктагы караватка таба китә. Ипине мендәр өстендәге тукымага тәгәрәтеп төшерә. Гадәттә, берьюлы дүрт ипи пешерелә. Ә инде күәстә калган камыр күбрәк булса (бер өлеше икенче камырга баш куярга кирәк), әнкәй шишара (кечкенә ипи) сала. Мичтән беренче шуны чыгара. Калганнары суынганчы, без шишара белән чәй эчәбез.
Ә ипиләр, йөзен аска каратып, мендәр өстенә тезелә һәм өсләренә махсус яулык ябыла. Кайнар, сары-көрән төстәге ипинең пары яулык аша үтеп чыга, өй эче хуш исле җылы һава белән тула. Әле суынырга өлгермәгән ипидән дә тәмле әйбер булмыйдыр кебек иде безгә. Их, менә шушы мизгелдә әнкәй пешергән шул ипине ашыйсы иде дә бит!..
Сеңлем Әлфиянең «Ипекәйнең хуш исе» дип аталган шигыре бар. Аны сезгә дә тәкъдим итәм.
Урамга чыккан тәмле ис -
Ипекәй салган әни.
Ул истән дә хуш ислерәк
Бармы тагын берәр ни?
Күпереп пешкән ипекәй
Табынның иң түрендә.
Ике кояш чыккан бүген,
Берсе - өйнең күгендә.
Тәмле чәе белән сыйлый
Әни күрше апаны.
Җылы ипи, май-шикәре -
Сыйның җанга якыны.
Әни ипи салган бүген.
Ипекәй - муллык төсе.
Өй эче, ишегалдында
Ипекәйнең хуш исе.
Яшәлгән кадәр гомеремдә күп төрле ризыктан авыз иткәнем булды, ләкин әнкәйнең мичтә пешергән ипиеннән дә тәмлесен тапмадым.
Васил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: