Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Сабантуйларны ачып җибәрергә ниятлибез»

Чит илләрдә яшәүче якташларыбыз белән «Туган як» газетасы тыгыз элемтәдә тора. Әйтик, Анталиядә гомер итүче Халидә Әхмәтова андагы татарлар тормышында булган яңалыклары турында хәбәрләшеп тора, шигырьләрен җибәрә. Америка Кушма Штатларының Майами шәһәре Түбән Камадан еракта булса да, якташыбыз Гөлнара Гәрәева ерак араларны якын итеп, елга бер тапкыр – җәен кайта. Әмма бу юлы әле кышын да февральдә кайтырга була.

Түбән Камада, Казанда туганнары, дуслары күп, алай да, ул вакыт табып безнең редакциягә килеп, Майами татарлары тормышларында булган яңалыклар белән уртаклашты.
– Иң зур яңалык – татарлар Нью-Йоркны яулады! Дөньяның иң танылган «Карнеги-холл» музыка залында Татарстан артистлары катнашында «Үзгәреш җиле» фестивале узды. Флоридадан анда без дүртәү бардык. 2800 кешелек  залдабер буш урын да булмады, – ди Гөлнара.
Сүз уңаеннан, концерт якташыбыз, Әмир Әхмәдишин чыгышы белән башланган. Аның әтисен Фаиз Әхмәдишинны түбәнкамалылар бик яхшы белә – озак еллар дәвамында Халык иҗаты йортында хезмәт куйган, директор вазифаларын да үтәгән, көчле тавышлы җырчы ул.
Гөлнара әйтүенчә, башта артистлар да, хәтта җитәкчеләре – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да дулкынлануларын яшерә алмаганнар. Әмма концерт зур уңыш белән узган. Заманча яңгыраш алган борынгы татар җырлары татарларны гына түгел, җирле халыкны да сокландырган.
– Үзебездә дә төрле чаралар булып тора. Икенче ел рәттән «Татарча диктант» акциясендә катнаштык. Декабрьдә татар гаиләләре «пикник»ка җыелды. Ә 21 мартта Сабантуй бәйрәмнәрен ачып җибәрергә ниятлибез, – дип планнары белән уртаклашты Гөлнара.
Быелга Сабантуйны ТАССРның 100 еллыгына багышламакчылар. Якташыбыз, АКШта белем алучы Рамилә Сәүбәнова фортепьянода Рөстәм Яхин концертының бер өлешен башкарачак. Татарстан артистлары да катнашыр дип көтелә.  Елсаен Майами Сабантуена җирле халык кына түгел, илнең төрле штатларыннан кунаклар җыела. Быел да кеше саны 250дән дә ким булмаска тиеш икән.
Гөлнара Гәрәева һәрвакыттагыча, Майамига бүләкләр җыеп китте. Кайтканда, ул һәрвакыт китап кибетләренә кереп, күп итеп татарча басмалар сатып ала, аларны бәйрәмнәрдә балаларга тарата. Димәк, киләчәк буында өмет бар, бу туган телебез яшәр дигән сүз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Г. Гәрәеваның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев