Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Һәркемгә хөрмәт кирәк

Елның һәр фасылында: җәйнең эссе көннәрендә дә, кышның чатнама суыкларында да, көзге ачы җилләрдә дә - һәрчак аяк өстендә торып, күбесе ачык һавада сәүдә итүче базар сатучыларын күрсәм, аларны кызганудан күңелем әрни. Алар турында сүз барганда: «Эшләсеннәр, үзләре өчен акча сугалар бит», дип әйтүчеләр дә була. Шулаен шулай да бит......

Елның һәр фасылында: җәйнең эссе көннәрендә дә, кышның чатнама суыкларында да, көзге ачы җилләрдә дә - һәрчак аяк өстендә торып, күбесе ачык һавада сәүдә итүче базар сатучыларын күрсәм, аларны кызганудан күңелем әрни.
Алар турында сүз барганда: «Эшләсеннәр, үзләре өчен акча сугалар бит», дип әйтүчеләр дә була. Шулаен шулай да бит... Тик беркайда да бушка эшләмиләр анысы, барыбыз да яшәү өчен акча «суга». Инде, анда да әллә ни зур акчалар эшләп булмыйдыр?! Әйбер күп хәзер. Барсында да бертөрле товар. Керемнәренең дә күп өлеше анда торучы «процентка сатучы»ларга түгел, кибет тотучы хуҗаларының кесәсенә агадыр. Ә болары шундый шарт-ларда сәламәтлекләрен югалта, күбесе үпкә, радикулит, ревматизм һәм башкалар белән авырый башлый. Чыгып көнозын салкында басып торып кара әле син! Чыкмас иде, башкача мөмкинлеге юк, өйдә балаларга ризык, кием-салым кирәк. Ярый инде гаиләсе тулы булса?.. Эшсезләр саны азая, дигәндә, алар да күздә тотыладыр бит. Боларның да эшләре бар, янәсе, эшләүчеләр исемлеген тутыралар...
Ил буенча, мондый «һөнәр» ияләренең саны күпме икән? Аларны белүче дә, яклаучы да, саклаучы да юк, мөгаен. Аларга дәүләт тарафыннан мактау сүзләре дә ишетелми. «Аналар көне» дибез. Базарда сатучыларның күбесе - хатын-кызлар, аналар. Алар арасында да, балам кеше булсын, укысын, дип, тырышып йөрүчеләр аз түгелдер. Араларында аерым телгә алып, рәхмәт әйтерлекләре дә, озак еллар намуслы эшләгән сатучылар да, товар белән тәэмин итеп торучылары да, җыештыручы, оештыручылары да бардыр. Кытлык чоры дияр идең, бер дә кирәкмәгәнгә миллионлап акча түгелә. Үз илебездә генә түгел, башка республикаларга чыгып та күпме акча туздырабыз, бүләкләр таратабыз. Үз милләтен, илен, телен ташлап чит илләрдә яшәүчеләрне чакырып кайтарып, орденнар тагабыз... Гомерләрен шушында гына үткәргән, югарыда мин телгә алган «һөнәр» ияләрен телгә алучы да юк. Алар да кеше бит, әле ниндиләре генә бардыр араларында!
Читкә какмыйк без аларны да. Кышның ачы салкыннарында катып-өшеп авыр хезмәт белән шөгыльләнүче бу затларның авыр хезмәтләрен күрү өчен, базарга бер көн генә чыгып карап тору да җитә. Күбесе шундый нәзакәтле, сабыр, сатып алучыларга игътибарлы. Аерым һөнәри бәйрәмнәре булмаса да, гомуми бәйрәмнәрдә искә алсак иде аларны.
Саимә СӨЛӘЙМАНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X