Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Реклама белән чүплиләр

Подъезд ишеген ачып керер хәл юк, идәнгә түшәлгән реклама кәгазе өеме аякка уралып йөдәтә. Берсендә урта яшьләрдәге бер йомры гына хатын почта әрҗәләренә реклама кәгазьләре салып йөри иде. Үзебезнең почта әрҗәсенә килеп җиткәнен көтеп тордым да, безгә кирәкми, салмагыз, дип әйттем. Юк, салды бу. Алып кулына тоттырган идем, «миңа акчаны...

Подъезд ишеген ачып керер хәл юк, идәнгә түшәлгән реклама кәгазе өеме аякка уралып йөдәтә.

Берсендә урта яшьләрдәге бер йомры гына хатын почта әрҗәләренә реклама кәгазьләре салып йөри иде. Үзебезнең почта әрҗәсенә килеп җиткәнен көтеп тордым да, безгә кирәкми, салмагыз, дип әйттем. Юк, салды бу. Алып кулына тоттырган идем, «миңа акчаны шуннан чыгып түлиләр, акчасыз каласым килми әле», дип, кабат әрҗәгә тутырып куйды чүп-чарын. Тотып йөзенә томырмакчы идем, хатын-кыз бит, кызгандым. Төкердем дә, чыгып киттем...

Әле кичә дә кайтып кереп, үзебезнең почта әрҗәсен ачып җибәрүем булды, коелырга тотынды эреле-ваклы кәгазьләр. Квартирга чүп ташып булмый бит инде, беренче катта лифт көтеп торган арада күз йөртеп чыкмакчы булдым.

Зур табаклы кәгазьнең беренче ягында өстә язылган «Центр»ны күрүгә үк, анысын идәндәге кәгазь тартмадагы ишләре янына озаттым. «Эльдорадо»сы да шунда очты, аның артыннан ук - «Лента»сы да калмады. Кайсысы - тәрәзә, кайсысы - ишек, шкаф-купе тәкъдим итеп язылган уч төбе кадәрле кәгазьләр дә шулар артыннан юнәлде. Аларына сәламәтлек, дарулар турында язылганнары иярде.

Ничә секундым әрәм киткән ачудан реклама кәгазьләре өеменә лач итеп төкердем дә, лифт кнопкасына бастым. Әнә аскы ката яшәүчеләр акыллырак булдылар, почта әрҗәсеннән алуга ук, күз дә салып тормыйча, йомарлап томырдылар. Шул рекламаларын «Туган як»ка бирсәләр, отышлырак булыр иде. Газетаны бит беркем дә тотып атмый, өстенә утырып тәһарәт тә яңартмый (безнең подъездда андый хәл дә булды), ә кат-кат алып укый.

Кибет тотучылар реклама чүп-чарына акча кызганмыйлар, дияр идең, алар бит ул үзләренекен тотмый, ә товар сатып алучы кесәсеннән алып калалар. Ә чит кеше малы кемгә жәл булсын инде?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев