Туган як

Онытылмаслык тәэсирләр алдык

Апрель аенда Габдулла Тукайның туган көненә багышлап куелган «Карурман аша» спектаклен карадым. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиев язган бу пьесаны без мәктәп укучылары һәм укытучылары белән карадык. Бөек шагыйрьнең туган көненә искиткеч зур бүләк булды ул.

Бу спектакль турында интернетта капма-каршы фикерләр укырга туры килде. Республика газеталарының берсендә тәнкыйть мәкаләсенә тап булгач, бөтенләй аптырап калдым. Шуңа күрә җавап итеп үз фикеремне җиткерергә булдым.
Сүземне тарихка кереп башлыйм. Моннан күп еллар элек телевидениедән Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» спектаклен күрсәткәннәр иде. Анда төп рольне – Газине башкарган Рөстәм Галиевнең безнең театрга режиссер булып киләсен белгәч, чын күңелдән шатланган идем. 
Минем өчен театр – сәнгатьнең иң югары ноктасы. Шәһәребез театры күрсәткән спектакльләрнең барысын да карап барам. Кайберләрен икешәр тапкыр да карыйм. Бинасы шәһәребез читендә, караңгы урында урнашса да, халык бик теләп йөри. Рус милләтеннән булган дусларым да, тәрҗемә белән булгач, рәхәтләнеп карыйлар. 
Артистларыбыз искиткеч оста уйныйлар. Төркиядә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны»н, Кыргызстанда Чыңгыз Айтматовның «Ана кыры»н күрсәтеп, җиңүләр яулап кайту безнең өчен горурлык дип саныйм. 
Театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе дә тирән эчтәлекле пьесалар яза. 2014 елда иҗат иткән «Кадер кичәсе»н халык бик җылы кабул итте. Инде менә «Карурман аша» спектакле куелды. Режиссеры – яшь һәм талантлы Юрий Павлов. Бөек Тукайның биографиясенә нигезләнеп куелган әсәр шагыйрьнең авыр тормыш юлын яктырткан. Һәр күренеш: күк йөзен каплаган болытлар, күк күкрәү тавышы, яшен чаткылары, Тукай әсәрләреннән Шәүрәлеләр, Җеннәр – барысы да яктылыкны җимерергә тырыша. Шул ук вакытта күңелләрне җанландырган азан тавышы, дүрт фәрештәнең бишектәге сабыйны кара көчләрдән саклап торуы, спектакль дәвамында яңгыраган Тукай шигырьләре, җырлары – барысы да онытылмаслык тәэсир калдырды. Спектакльнең төп мәгънәсе – кара көчләр никадәр генә аяк чалсалар да, яхшылык барыбер җиңәчәк. 
Яшь артист Гүзәлия Рәшитова шагыйрьнең бала чагын ышанырлык итеп күрсәтә алды. Афәрин! Альберт Ибраһимовның зал белән сәхнәне кушып бер итүе аерым сокландыргыч күренеш булды. Автор сүзләрен Юрий Павловның укуы да бик уңышлы чыкты.
Артистларыбызның һәр спектакле – үзе аерым дөнья, тарих. Аларга исәнлек-саулык, иҗат юлларында зур уңышлар телисе килә. Онытмыйк: театр яктылыкка, нурга илтә! 
Земфира ГАРИФУЛЛИНА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: