Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Өлкән укытучыларны онытмыйбыз»

Түбән Кама шәһәре районы мәгариф идарәсе белән күп еллар җитәкчелек иткән Нәкый Шәйхетдинович Әхмәтшин чорында оешкан мәгариф ветераннары Советы үз эшен бүгенге көндә дә лаеклы дәвам итә.

Иҗтимагый оешмага 1991 елда нигез салынып, беренче җитәкчесе Нәкый Шәйхетдинович булды һәм ул 1996 елга кадәр ветеран укытучыларның тормышлары һәм көнкүрешләре белән кызыксыну, кирәк булганда һәртөрле ярдәм итү, аларның эш тәҗрибәсен яшь укытучыларга җиткерү, мәктәпләрдә уздырыла торган чараларга чакырып, яшь буынны тәрбияләүгә җәлеп итү, аларның ялын оештыру һ.б. белән шөгыльләнде.
Быелгы уку елында, мәгариф ветераннары Советы җитәкчесе итеп күпкырлы белемле, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән РФнең мәгариф отличнигы, ТРның мактаулы укытучысы, Бөтенроссия конкурсында иң яхшы директор исемен яулаган Равис Шакиров сайлангач, өлкәннәр белән эш яңарыш чоры кичерә башлады.
Хәзерге көндә шәһәребезнең мәгариф ветераннары Советы мәктәпләрдәге 78 оешманы берләштерә, анда 2616 кеше, шуларның 1769ы ялдагылар, 847се укыта, барлык ветераннарның 2371е хатын-кызлар, 245е – ирләр.
Отчет-сайлау җыелышында ачык тавыш белән сайланган президиум әгъзалары эш алып бара. Алар арасында танылган һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Марс Егоров, Рушания Габбасова, Әминә Гайнетдинова, Сәлимә Кәлимуллина, Татьяна Уразаева, Мәрьям Хәсәнова, Илгиз Ганиев, Климентий Кузьмин һ.б. бар. Кыска гына вакыт эчендә шактый эшләр башкарылды: президиум әгъзаларыннан төзелгән 3 төркем барлык уку йортларында булып, ветеран оешмаларындагы эшләрне, планнарны карап, ветераннарның төгәл исемлекләрен, эш бүлмәләрен булдыруга ирештеләр.
Советның күчмә утырышларын мәктәпләрдә уздыру гадәткә керде. Соңгы утырышлар төркемнәрнең уку йортларында булып, анда эш нәтиҗәләре турында сөйләштек. Эш нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде һәм мәгариф идарәсе белән берлектә 1-3 урын яулаучыларга Рәхмәт хатлары хәзерләп, мәктәпләргә җиткереләчәге турында карар кабул ителде. Шулай ук мәктәптә ветераннар арасында шахмат ярышлары үтте, беренче-өченче урынны яулаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Икенче күчмә утырыш 2 нче татар гимназиясендә узды. Анда гимназия җитәкчесе Айгөл Гаязова, аның җитәкчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы ветераннарны олылап, аларның хезмәтенә югары бәя биреп чыгыш ясадылар, концерт номерлары белән чын мәгънәсендә ял иттерделәр. Мондый утырышларның бәяләп бетерә алмаслык тәрбияви әһәмияте дә бар. Беренчедән, зал тулы укучыларның укытучы ветераннарга хөрмәте һәм алардан үрнәк алырга тырышуларын күрсәтсә, икенчедән, башка мәктәпләрдә дә шундый ук кичәләр уздыруга үрнәк булып тора.
Ә ул көнне без ике дистә елдан артык гимназияне җитәкләгән, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемен яулаган, «Россия Федерациясе гомуми белем бирү йортының мактаулы хезмәткәре», «Казанның 100 еллыгы» медале, дистәләгән грамота-дипломнар белән бүләкләнгән, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булган, хәзерге көндә ветераннар Советының актив әгъзасы Рафаэль Азизовның (лаеклы ялда) актив иҗади тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында укучыларга һәм яшь буын укытучыларга җиткерергә җыелдык.
Рафаэль Миргасимович 1994 елдан 2016 елга кадәр Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясен җитәкли. Шул дәвердә гимназия Татарстанның иң алдынгы уку йортына әверелә, төрледән-төрле конкурсларда җиңүләр яулый, танылган шәхесләр үстерә. Р.Азизов үзен татар халкының теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре йолалары өчен янып яшәүче олы йөрәкле җитәкче итеп күрсәтте.
Чыгып сөйләүчеләр гимназия директоры Айгөл Гаязова, ветераннар Советы рәисе Равис Шакиров лаеклы ялдагы Рафаэль Азизовның тырыш хезмәтен югары бәяләп, сәламәтлек һәм киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашачагына ышаныч белдерделәр.
Рафаэль әфәнде залдагы укытучыларның, укучыларның, чакырылган кунакларның, ихтирамын тоеп яшәреп китте. «Минем гомерем заяга узмаган икән. Рәхмәт барчагызга! Ветераннар Советында әгъза буларак, яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәргә тырышачакмын», – дип чыгышын тәмамлады.

Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны

Фото gimnaz_2nk/ сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев