Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Очрашу – үзе бер гомер

Мин ямьле Зәй елгасы буенда урнашкан Каенлы авылы кызы. Авылга кайткан саен куанып, шатланып киләм, чөнки ул яңара, көннән-көн матурая. Авылымның мәдәният йортына, мәктәпкә, балалар бакчасына ремонт ясалды, яңа өйләр төзелә.

Бер кайтуымда мин китапханәдә эшләп килә торган «Чордашлар» клубының  чираттагы очрашуы шаһиты булдым. Бу юлы очрашу шигърияткә багышланган һәм аңа каләм тибрәтүче якташларыбыз – шагыйрә ханымнар Фәнүзә Сабирова һәм Рәсимә Нәбиулллина килгән иде. Аларны юкка гына чакырмаганнар икән: икесе дә Зәй суында коенып үскән, Фәнүзә апа –Кызыл Чапчак авылы кызы, Рәсимә апа – Тоба авылында туып үскән безнең авыл килене. Аларның иҗат җимешләрен «Туган як» газетасы битләреннән укып бара идем инде, үзләре белән очрашу да насыйп булды. 
Алар үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Туган якка мәхәббәт белән сугарылган бу шигырьләр мине сокландырды, ә очрашуга килгән апаларның күзләрендә яшь иде. Алар үзләренең яшьлекләренә кайтып килгәннәрдер, мөгаен. Чөнки аларның шигырьләрендәге туган авыл, туган җир, үзең яшәгән урам, гомер кичергән йорт, күршеләр, табигатькә соклану, авылдашларың белән горурлану – барысы да җанга якын. Бу бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп, авылыбызның сандугачлары Фәүзия апа Әхмәтшина һәм Разия апа Якуповалар үзләренең җырлары белән килгән кунакларны куандырдылар.    
Бу язмада әгәр дә мин китапханә мөдире, китап укучыларының киңәшчесе, сердәшчесе булган, шундый очрашулар үткәргән Флера апа Гарипова турында бер сүз дә әйтмәсәм, дөрес булмас иде. Бу ханымның армый-талмый һаман да үз эшеннән тәм табып, яратып эшләве хакына безнең китапханәдән кеше өзелми. Кайчан гына  барма, Флера апа сине игътибар белән тыңлый, ярдәм кулы суза, өйрәтә. Китапханә балалар тавышыннан тынып тормый. Бу бит уңай күренеш дип уйлыйм. Мин шундый авылдашларым, якташларым булуы белән горурланам.
Айзирә  БУЗИКОВА, Каенлы авылы.   
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев