Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Очар кошлар белән янәшә

Зур дәрәҗәгә ирешкән атказанган очучы Гыйльманов Рәшит Ясәви улы белән әңгәмә.

Зәңгәр күктә очкан самолет тавышын ишетүгә, күтәрелеп карап, сокланып, хыяллар дөньясына чуммаган кеше бармы икән? Юктыр. Әйе, тормышыбыз һәрчак хыяллар белән үрелеп бара. Нәкъ менә хыяллар киләчәкне билгеләүче маяк та булырга мөмкин икән. Хыял аша тырышлык куеп, зур дәрәҗәгә ирешкән атказанган очучы Гыйльманов Рәшит Ясәви улы белән аралашып, моңа тагын да ныграк ышандым. Ул тумышы белән Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан. Аның белән булган әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

— Рәшит абый, гап-гади авыл баласының Россия гражданлык авиациясенең 1 класслы очучысы дәрәҗәсенә ирешүе ничек булды?
— Балачакта күккә карап самолетларны озату миннән дә калмады. Мин кечкенә чакта авыл басуына зур самолет төшкән иде. Һәм авыл халкы җыелып шуны карарга чаптык. Аны күрүдән калган хисләр, кызыксыну йөрәктә урын алды бит. Соңрак авылдаш ике малайның очу училищесына җыенуларын белгәч, ике дә уйламый, алар белән киттем. Һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем.

— Рәшит абый, ә менә беренче тапкыр һавага күтәрелгәч, курку яки үкенү хисе тумадымы?
— Азалия, мин холкым буенча бик максатчан кеше. Алга барганда, артка карап икеләнү миңа хас түгел. Сайлаган юлдан тайпыла торган кеше булсам, күп уңышларга ирешмәс идем.

— Сез бит әле Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә шеф-пилоты булгансыз. Мондый җаваплы эшкә алыну өчен нинди сыйфатлар кирәк?
— Үз эшеңнең югары дәрәҗәдәге остасы булу, хәвефсез очыш, дисциплина, түземлелек, төгәллек, тирән белем, үз-үзеңә ышаныч кирәк. Чөнки күп еллар сыналгач кына, сине бу җаваплы эшкә тәкъдим итә алалар. Бу үтә дә җаваплы эш минем өчен зур дәрәҗә булды.

— Рәшит абый, сезнең 41 ел очыш стажыгыз, 17250 сәгать хәвефсез очыш сәгатегез бар. Шуның өчен сез 1 дәрәҗә күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгәнсез. Ә бу бүләк санаулы пилотларга гына эләгә. Бу бәхет эшеме, әллә зур һөнәри осталык нәтиҗәсеме?
— Әлбәттә, зур тырышлык нәтиҗәсе. Беренчедән, пилотлар медицина тикшеренүе еш уза, ә син даими спорт белән шөгыльләнмәсәң, тәмәке яки аракы белән мавыксаң, табиблар очарга рөхсәт бирми. Икенчедән, хәвефле хәлләр килеп чыкканда дөрес карар кабул итү, пассажирларның иминлеген тәэмин итү өчен күп тәҗрибә һәм белем тупларга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Һава юлы хаталарны кичерми.

— Очыш вакытында гадәттән тыш яки хәвефле хәлләрдә кал-ганыгыз еш булдымы? Андый чакта ничек югалып калмаска?
— Куркыныч хәлләр һавада еш була инде ул. Көчле җилләр, яшен, двигатель эшләми башлау, пассажирлар авырып китү һ.б. Мондый хәлләрдә югалып калмау өчен пилотлар зур тренажерларда уку сәгатьләре узып, еш кына имтихан тоталар. Тренажерларда төрле хәвефле хәлләр тудырыла һәм өйрәнүләр үтә. Эшкә җаваплы карау, тәвәкәллек миңа һәрчак ярдәм итте.

— Белүемчә, сезнең тормыш иптәшегез Нина Егоровна да танылган пилот, экипаж командиры булган. Кызлар өчен бу авыр һөнәрме?
— Югарыда мин санап киткән сыйфатларга ия булсаң, авыр түгел дияр идем. Ләкин гаиләңне сирәк күрү иң авырыдыр. Минем тормыш иптәшем дә яшь чакта парашютлардан сикерергә яраткан, спорт аның яшәү рәвеше булган. Бик тәвәккәл хатын-кыз. Ул да шулай ук экипаж командиры, югары дәрәҗәле пилот булып лаеклы ялга чыкты.

— Киләчәктә һөнәр сайлау алдында торган яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Хыялсыз яшәмәсеннәр, вакытны файдалы уздырырга тырышсыннар, телефонда озак вакыт сарыф итеп утырып, уңышка ирешеп булмый. Спорт белән шөгыльләнү кирәк. Сүз уңаеннан яшьләргә шуны да әйтеп китим, 74 яшькә җитсәм дә, әле чаңгыда чабам, төрле авырлыкта гантельләр күтәрәм, йөгерәм. Лаеклы ялга чыккач, каратэ спорт төрен үзләштереп, тренировкаларга йөрим, кара пояс иясе булдым. Яшьме син картмы —хәрәкәттә генә бәрәкәт. Бары үз көченә ышанганнар гына, күккә ышана ала. Үз көченә ышанганнар гына уңышка ирешә.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рәшит абый!

Азалия Кәримова, Түбән Кама шәһәренең «Адымнар» мәктәбе укучысы.
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев