Туган як

Нәрсә уйларга белмәссең

Аларда нигә шулай да, бездә болай? Сизәсезме: күп нәрсәгә бәяне чагыштыру аша бирәбез? Мин дә бу язмамны шул алымга нигезләнеп язарга булдым әле. Ә темасы мең түгел, миллион тапкыр чәйнәлгән өлкә: торак-коммуналь хуҗалыклар. Хәер, аны бер коммуналчылар белән генә бәйләү дөрес үк булып бетмәс, аларга аның җиле генә тиеп китсә дә, ялгышлык булыр кебек. Сүз күп катлы йортлар яны, подъезддагы чисталык-тәртип турында.

Берничә ел элек Төзүчеләр проспектындагы тугыз катлы тулай торакка күченергә туры килде. Бу йортларны гадәти төзүчеләр салмавы, шунлыктан ремонт ясарга туры килсә, проблемалар килеп чыгарга мөмкинлеге турында алдан кисәтеп куйдылар. Кирпеч йорт булгач, бик ышанып бетәсе килмәде. Ә инде ремонтлый башлагач, ышандым. Тарттырылган түшәм ясаучылар и-и интекте дә соң стенаны тишә алмыйча: дрель белән эшли генә башлыйлар, ул ишелә дә төшә. Аптырагач, түшәмгә беркеттеләр. Чират тәрәзәгә җитте. Аны алгач, егылып китә яздым: ике кирпеч арасына чүп-чар, күбесенчә кием-салым тутырылган. Капчык-капчык чыгарып ташладык. Такта идәнне сүтеп, бетон җәяргә тәкъдим иткәннәр иде, тәмам туеп, тукталып калдым һәм бүген бик үкенәм, чөнки югары катта яшәсәм дә, идән боз кебек салкын. Югыйсә, идән өстеннән фанер кагып, линолеум җәелде. 
Инде коридорга чыгыйк. Безнең катта тыныч кешеләр яши. Тынычлыкны бомжлар гына боза, аеруча кыш айларында. Ярый, керсеннәр, батарея янына ятып йокласыннар да, ди, тик алар бит йомышларын да шунда ук башкара. Әллә шулардан үрнәк алдылармы, соңгы вакытта кайсыдыр чүп торбасы янында кече йомышын үти башлады. Искә чыдарлык түгел. Ишегалды җыештыручыбыз көн саен ук булмаса да, гел юып ала. Ачуы чыкканын яшереп тормый. «Нинди адәмнәр яши соң монда?» – ди ул, йөрәге әрнеп. Исемен белмим, шулай да иртәнге якта очрашкач, янында тукталып, бераз сөйләшеп торабыз. Язга кергәч, беренче кат коридоры стенасын юа бу. «Эшең беттеме әллә, стена юмасаң!» – дим. «Пычрак бит», – ди. Стенага язган, көн саен почта әрҗәсенә салынган реклама кәгазьләрен җыярга дип куелган кәгазь тартмага тәмәке төпчеге ыргытып, идән линолеумын яндырган кешеләр өчен дә шундый игелекле хезмәтен кызганмый ул. 
Лифт турында да язып китми булдыра алмыйм. Аны әле кайчан гына алыштырдылар, хәзер исә кайбер көннәрдә аның эченә кереп басарга да җирәнгеч. Лифтны эшләтеп җибәргәннең икенче көнендә берсе тимер пластинага язылган язуны каерып алды, тагын берничә көннән кат санын күрсәтеп бара торган тәрәзәчекне ваттылар. Бер атна дигәндә, музыка уйнаудан туктады. Стеналары кырылды, көзгесе һәрвакыт пычрак. Валлаһи, этаж төймәсенә дә ялан кул кагыласы килми. Оят, шулай да әйтеп китми булдыра алмыйм: көннәрдән бер көнне кемдер лифт идәненә олы йомышын үтәгән. Бу нәрсә инде, җәмәгать?! Әй сүгәләр ишегалды җыештыручысын, янәсе, юмый-чистартмый. Гафу итегез, мин дә юмас идем. 
Закон буенча, җәмәгать урынында тәмәке тартырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Ә безнең йортта яшәүчеләр ул законга тәмәке төтене өрә. Әгәр ике көннең берендә тулай тораклардагы коридорларны тикшереп чыкса, Эчке эшләр идарәсе казнага күпме керем китерер иде! 
Инде чагыштыру объектына килик, ул – Тынычлык проспектындагы 83 нче йорт. Биредә ахирәтем Гөлсирә апа Вилданова яши. Аның янына хәл белешергә барган саен, подъезд һәм лифтның чисталыгына шаккатам һәм, үзебезнең йорт искә төшеп, көнләшеп куям. Аларда ремонтны бездәгедән күпкә алдан ясадылар, ә аерма җир белән күк арасы: боларныкы чисталыктан ялтырап тора, музыка уйный. Почта әрҗәләре тирәсендә дә тәртип, этажларда да чисталык хөкем сөрә. Шушы ук йортның беренче подъездында да белгән кешеләрем бар, аларда да шул ук чисталыкны күрдем. Бер үк шәһәрдә яшибез, югыйсә, нигә шулкадәр аерма? 
Җавапны шушы йорттагы берничә подъездда «старший по дому» булып торган ахирәтемнән ишетергә теләдем. «Кешеләребез әйбәт. Ишегалды җыештыручы да үз вазыйфасын әйбәт башкара. Бергә подъезд алдындагы газоннарны казыйбыз, чәчәкләр утыртабыз. Үзебез өчен бит. Үзем дә ситуацияне кулда тотарга тырышам. Баштарак аңлату эше алып барырга туры килде, билгеле», – ди ул.
Аларда лампалар да үз урынында, ишегаллары да ялт итеп тора. Ә безнең ишегалды җыештыручыбыз иртән җыя, кичке якта инде ул чүпкә бата. Балалар мәйданчыгы юк, булса да, анда балаларны уйнатучы булырмы икән: ул комлык эт-мәче өчен туалет, андагы утыргыч тәмәке тартучылар, спиртлы эчемлекләр эчүчеләр җыелу урыны вазыйфасын башкара. Нигәдер, бездә пластиктан ясалган әйберләрне җыя торган аерым урна да юк. 
Әллә соң тулай торакларда шәһәрнең түбән сыйныфы гына яши дип уйлыйлар инде. Ә бит үз вакытында алтынчы йортта медицина хезмәткәрләре яшәгән, фатир алмаганнары бүген дә шунда көн күрә. 
Йортыбызның базарга якын булуы хәлне катлауландыра, билгеле. Шушы көннәрдә лифт яны мәйданыннан лампаны сүтеп алганнар. Ватып-җимереп түгел, ипләп кенә сүтелгән. Чит кеше түгелдер, ни дисәң дә, плафон кул сузымында гына түгел, түшәм янында ук. 
Бу арада еш кына лифт эшләми. Кайбер көнне тәүлегенә берничә тапкыр туктый. Бөтенләй өзеп куярлык дәрәҗәгә җитсә дә, аптырарлык түгел безнең йортта яшәүчеләр белән.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: