Туган як

«Әниләрне мәңге яшәтәсе иде»

Әнием, Мәчтүрә Миндубай кызы Галиеваның якты дөньядан китүенә өч дистә елга якын вакыт узган. Шулай булса да, күңелемә кайгы-сагыш төшсә, әнием, мин бүген дә синнән җавап эзлим. Догалы балаң мин бүген. Син миңа авыр чакта киңәшләреңне бирдең, тормыш сынауларына бирешмәскә өйрәттең.

Әйе, үткән еллар маңгайга сырлар өсти, чәчләр агара. Гомернең бер вакыты җиткәч, туган нигезеңне, анда үткән балачагыңны һәм әти-әниеңне искә алып, беренче мәхәббәтеңне уйлап төн чыгулар ешая бара икән. Ялгыз алмагачлы ялгыз өебез бүген дә безне көтәдер кебек. Анда узган язларны кайтарып булсачы! Әниемнең назын, кайгыртуларын тагын тойсам икән! Туган йортымның тәрәзәләре – әниемнең  күзләре. Еллар үткән саен туган нигеземә кайтасы килү теләге арта гына. 
Әнием, киңәшләреңне әле дә истә тотам: акча, урлаш, ялган өстенлек иткән заманда Алланы онытма, гөнаһтан саклан, дидең. Үз сүзеңне кистереп әйтә торган идең син. Сыкырап яшәүне яратмадың. Син ана телен сакларга, Тукай телендә җырларга өйрәттең.
Бүгенге көндә Әлки районының Түбән Биктимер авылында туган нигезебез сакланса да, ул йортның якты кояшы булган әниебез генә юк. Тик минем өчен ул әле дә шул йортта яшидер, мине сагынып көтәдер кебек. Кайда икән син бишек җыры җырлап йоклаткан, арып-талганда көч биргән әнием?.. 
Минем әни унбер бала табып, сигезен үстереп, аякка бастырган кеше. Гомер буе авылда яшәп, күпме кайгы-хәсрәт күргән әнием турында китап язарга булыр иде. Ул, эш атыдай, көне-төне эштә булды. Без аның ял иткән чакларын күрмәдек тә. Аны колхоз ат урынына җикте, ул урак та урды, урман да кисте, җир дә сөрде. Әнинең башыннан ниләр генә узмады! Авыр йөкне тарта алмаган атлар да егылды, әмма әнием, җаным, түзде, чыдады. 
Әтием Әбрар Гали улы 1891 елда туган. Заманында патшага хезмәт иткән кеше ул. Әлки районы, Түбән Биктимер авылында колхоз рәисе булып эшләгән. 1944 елда аны 10 елга төрмәгә япканнар. Һәркемгә мәгълүм: заманы шундый булган. Ул шунда, 1948 елның 18 нче гыйнварында үпкә авыруыннан мәңгелек йортка киткән. 
Әни белән Хәзирә апам, чана тартып, әти янына Казанга барганнар. Әти төрмә тәрәзәсеннән хат төшергән. «Кыз бала туса Зөлхиҗә, ә ир бала туса Корбангали исеме кушыгыз» диелгән була ул хатта. Алтын көздә, чишмә моңлы якты дөньяга, әнием мине – Корбангалине алып кайткан. 
Чокыр-чакырлы барыр юлымда әниемнең исеме кояш нуры булды. Без ерак юлга кузгалганда, әни кулларын болгап, озатып кала иде. Минем яшьлек җырым ялгыз алмагачлы өй янында, бәбкә үләне үскән ата казлы авыл урамында әнием белән калды. 
8 нче сыйныфны татар мәктәбендә тәмамлагач, Әнвәр абыем мине рус мәктәбенә Базарлы Матакка урнаштырды. Шул вакытлардагы бер вакыйга исемдә калган. Ниндидер бәйрәм көнендә сәхнәдә «Широка страна моя родная» дигән җыр башкарабыз. Анда «Где так вольно дышит человек...» дигән сүзләр бар. Ангинага операция ясаганнар иде, тамагым авырта. Мин «вольно» дигән сүзен «больно» дип җырладым. Безнең мәктәп директоры – сугышта булган кеше. Ул минем «мөгез чыгарганны» сизеп алган да, әнигә әйткән. «Ачы сугыш яралары, әле бүген дә әрни. Балалар да онытмагандыр аны», – дигән әнием. Минем ул җырны башка җырлаганым булмады. Минем өчен җырларның тагын да кадерлерәкләре бар. Алары әнием турында.
Арыш ташыганда сыер җигеп, 
Бозлар белән суга аккан ул.
 Артык яратканга балаларын, 
Җан тырмашып өйгә кайткан ул. 

Эх, әниләрне мәңге яшәтәсе иде! Әнигә рәхмәт, эшкә дә, җырга да өйрәтте, күңелебезгә шатлык бирә белде. Олыны – олы, кечене-кече итә белергә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә дә аннан өйрәндек. Чәй эчәргә әбиләр килә иде. Күрше авыл әбиләрен дә чәй эчертеп озата иде ул... 
Без районның иң оста баянчысы Рәфыйк белән җырлап урам әйләнергә ярата идек. Яз ае. Сыерчыклар, кошлар сайрый... Айлы төн... Бакча артында – Актай елгасы... Тальян моңы, төнге җыр. Басуларда – әнием җыры...
Менә тагын бер хатирә. Безнең өйгә спорт сөючеләр, җырчылар, гармунчылар җыелган – алма төшәр урын да юк. Күктә дә, күңелдә дә – кояш. Әнием шулкадәр кунакка, бәрәңге пешереп өлгерә алмый. Әсрар абыем оештырган район Сабантуена әзерләнгән көннәр иде бу... 
1992 ел. Кояшлы көн. Әсрар абый әнине 9 нчы майга Лениногорск шәһәренә кунакка алып китте. Мин әни янына июнь аенда бардым, Сабантуй бәйрәменә туры килдем, анда катнашып, гер күтәрүдә беренче урынны алдым. Бәйрәмнән соң барыбыз да җыелышып чәй эчтек. Әни безне кочагына алып, үбеп, тәрәзә аша карап озатып калды...
Туган җирнең әрем исе дә тәмле. Туып-үскән Әлки җиле – җанга дәва, Актай елгасы тәнгә куәт бирә. Әнием, барысы да хәтеремдә: төтен исе, кычыткан тәме, җылы сөт исе... 
Хәзер инде 11 баладан 2әү генә калдык. Соңгы юлга бик күпләрне озаттым.
Әниемне бик сагынган чакта, хыялымда гына булса да, ялгыз алмагачлы туган өемә кайтып киләм. Күңелемнән генә булса да әнием белән серләшәм. Безнең өчен күпме хәсрәт күргәнсеңдер, әнием?! Балаларыңның барысы исеменнән синең алда гафу үтенәм. Башымны түбән иеп «Кичер, әнием!» дим. 
Җырларыңның соңгы сүзләрендә,
Күпме сагыш хисе ятканын.
Өзгәләнеп мине көткәннәрең,
Ялгыз калгач кына аңладым.
Әниләргә булган зур бурычны,
Тиңләп булмый хәтта бер нигә.
Саф йөрәктән рәхмәтемне әйтәм,
Гомер бүләк иткән әнигә.

Корбан ГАЛИЕВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: