Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Әниебез һәрвакыт сабыр булды»

Бөек Ватан сугышы башланганда, Әминә Фәхретдиновага нибары 16 яшь була. Ул вакытта ук кыз колхозда төрле эшләр башкара. Аннары фермада ярдәмче булып, соңрак сыер савучы булып хезмәт куя.

Гәүдәсе элек тә, хәзер дә җыйнак кына булган әби иртәнге сәгать 3тә торып, су ташый. Ул вакытта сыерларны кул белән савалар. Ничек түзгәннәр дә, ничек өлгергәннәр, диген.
– Әни һәрвакыт сабыр булды. Аның улы белән 43 ел яшибез, беркайчан сүзгә килгән булмады. Кызганычка, кызы вафат, – ди Әминә әбинең килене Фәндүзә.
Тормыш җиңел булмаса да, ул чигәргә вакыт тапкан: эре чәчәкле мендәр тышлары, урын-җир япмалары, чаршаулар дисеңме... Ә күпмесе балалар бакчасы һәм мәктәп музеенда саклана!
Әминә әбигә 95 яшь тулды. Ул килене һәм улы тәрбиясендә Каенлы авылында яши. Гомер бәйрәме белән котларга авыл җитәкчелеге, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Түбән Кама районы депутаты һәм авылдашы Рафаил Хәбибуллин килеп, Түбән Кама башлыгыннан тәбрикләү хаты, бавырсак, чәчәк тапшырдылар. Аннары бергәләп чәй табыны янына урнаштылар.
Әминә әби якыннары җылысын тоеп яши, янында балалары, хәлләрен дүрт оныгы, алты торыгы белешеп тора. Инде бер торыгының баласы да бар икән.
Фото vk.com/id69584829.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев