Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәҗлестә гыйлем тыңлап...

Кулыңнан килсә, форсат тисә - галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт һәм гыйлем эстәүче бул. Бу да мөмкин булмаса, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, ул да булмаса, гыйлемне дус күр», дип язып калдырган татар халкының күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхретдин. Әлбәттә, галим булу һәркемнең дә кулыннан килми. Ә менә гыйлем...

Кулыңнан килсә, форсат тисә - галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт һәм гыйлем эстәүче бул. Бу да мөмкин булмаса, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, ул да булмаса, гыйлемне дус күр», дип язып калдырган татар халкының күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхретдин.

Әлбәттә, галим булу һәркемнең дә кулыннан килми. Ә менә гыйлем алу, ничә яшьтә һәм кайсы һөнәр иясе булуыңа бәйле түгел.

Быел безгә, бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шәһәребезнең үзәк мәчетендә дини белем алу мөмкинлеге насыйп булды. Мондый изге гамәлгә фатиха биргән хөрмәтле имам-хатыйп Йосыф Дәүләтшинга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Остазларыбыз Фатыйх хәзрәткә, Галия, Зөлия һәм Гөлмаһирә ханымнарга, узган уку елында ук күбебезнең күңеленә беренче дини орлыкларны салган хөрмәтле укытучыларыбыз Зәйтүнә апа, Роза һәм Клара ханымнарга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар безгә гыйлем серләрен генә ачып калмыйлар, шул ук вакытта әдәп тәрбиясенә дә ныклап төшендерәләр.

Әле күптән түгел генә «Чулман» кафесенда булып үткән дини мәҗлес шуның ачык мисалы. Мохтаҗларга ярдәм итү, балаларга дини гыйлем бирүне оештыру, бакчаларда мөселман төркемнәре ачу һәм мөслимәләргә паспортка яулык ябып төшүгә рөхсәт алу кебек изге гамәлләр башкарган Гөлнур апа Нуриеваны искә алдык бу мәҗлестә. Шулай ук «Нәҗем-Тур» фирмасы аркылы хаҗ сәфәренә барган хаҗияләр кичергән хисләрне күңелләребез аша үткәреп утырдык. Биредә укылган Коръән аятьләре күңелләребезгә шифа бирде. Мондый очрашулар ешрак булса иде дигән теләк белән таралыштык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев