Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәк чәчәкле ишегалды

Химиклар урамының 2а йорты янындагы тукталышта автобус көтеп җиткерә алмадым. Йомышым ашыгыч, билгеләнгән вакытка барып өлгерергә кирәк. Үкчәле туфлиләрем белән җимерек тротуарның асфальты исән урыннарын чамалап атлыйм. Кәеф тәмам кырылган. Сөйләшкән тавышка башымны күтәреп карасам, түгәрәкләнеп килгән матур бер ишегалдына килеп җиткәнмен икән. Күзем, башта, озын зифа буйлы яшь хатынга...

Химиклар урамының 2а йорты янындагы тукталышта автобус көтеп җиткерә алмадым. Йомышым ашыгыч, билгеләнгән вакытка барып өлгерергә кирәк. Үкчәле туфлиләрем белән җимерек тротуарның асфальты исән урыннарын чамалап атлыйм. Кәеф тәмам кырылган. Сөйләшкән тавышка башымны күтәреп карасам, түгәрәкләнеп килгән матур бер ишегалдына килеп җиткәнмен икән.

Күзем, башта, озын зифа буйлы яшь хатынга һәм аның дүрт-биш яшьләрдәге кызына төште. Сөйләшүчеләр шулар икән. Кызы түтәлдәге чәчәкне өзмәкче булган, ахры. Иреннәре турсайган. Әнисе чәчәккә тияргә ярамаганын, матур күбәләкләрнең аңа кунып, канатларын ял иттерүен аңлата. Башта кулын тартып алырга тырышып талпынса да, кызчыкны әнисе җибәрмәде. Түтшәл яныннан алып китте.

Ә түтәлдә аллы-гөлле чәчәкләр үсә, урта бер җирдә биек булып, мәк чәчәкләре тирбәнә. Шәһәрнең башка бер генә урамында да декоратив мәк чәчәкләре үскәнен күргәнем юк иде.

Сөйләшенгән җиргә барырга соңладым, шулай булгач, ичмасам, чәчәкләргә карап хозурланыйм әле дип, эскәмиягә утырдым. Бераздан башына яулык бәйләгән бер урыс карчыгы яныма килде:

- Мәкләргә сокланасызмы?

- Әйе.

- Баштагы мәлләрдә ул мәк чәчәкләренә бер дә тынгы булмады. Өзеп аптыраттылар. Декоратив мәк дип тукый торгач кына туктадылар. Хәзер, күрәсездер, ничек матур балкып утыралар. Лаләләр, чалмабашлар да үсә. Земфира Каюмова бик нык тырыша. Антонина Ефремова да калышмый. Тагын бер татар әбисе гел сулар сибеп, уташтырып йөри. Йортлар идарәсендәгеләрнең генә исләре дә китми, аларны эшләтеп булмый...

Әңгәмәдәшем, исемен әйтмәсә дә, ишегалдындагы бу гөлбакчасына битараф җаннардан түгеллеге йөзенә үк чыккан. Ишегладының бер өлешен чәчкәле бакчага әйләндерү өчен дә бик нык тырышырга кирәк. Ә инде чәчәкләрен өздертмичә саклау өчен тагын да күбрәк көч түгәргә ттуры киләдер. Әллә соң, бу йорт үзенә матурлыкны аңлаучы кешеләрне җыйдымы икән? Юлыгыз төшсә, үзегез дә барып карагыз әле: Вокзальная урамындагы 38нче йорт ишегалды ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев