Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Милли горурлык хисен сүндермик»

Әлки районындагы Татар Мулла авылында дөньяга килгән Халидә Әхмәтова кайчан да булса Төркиядә гомер итәрмен дип уйлагандырмы? Юктыр. Гомерен балаларга багышлап, озак еллар балалар бакчасында эшләгән тәрбиячегә Анталиягә күченергә туры килә. Милли җанлы ханым анда да татарлар белән аралаша, төрек кешеләрен татар дөньясы белән таныштыра. Халидә ханым белән без Интернет челтәре аша элемтәгә кердек, хатлар языштык. Тормышы авыр булган. Әмма ул бирешмәгән, туган теле, милләте, дине өчен нык торган.

Милли хисләрем көчәйгән вакыт

Халидә ханым Түбән Камада 35 ел яшәгән. 1982 елда яшь белгеч юлламасы белән 14 нче мәктәпкә килеп, 1нче сыйныф балаларын укыта башлый. Ә алар – 45!  Аннары – 40 нчы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 
– Анда 9 ел эшләдем. Төркемнәрдә 35 әр бала иде. Тырышлыгымны күреп тордылар – сурәтем гел Мактау тактасында булды. Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә, 1990 елда 39 нчы балалар бакчасына татар теле шөгыльләрен алып баручы тәрбияче кирәклеге билгеле булды. Бу бит минем күптәнге хыялым! Икенче көнне эштән соң анда барып мөдир белән сөйләштем. Сания Әнвәр кызы Борһанова мине эшкә алырга вәгъдә итте. 40 нчы бакча белән аерылышу авыр булса да – киттем. Төркемемдәге балаларның күбесе татар милләтеннән булса да, татар төркеме ачарга мөмкинлек булмады. Төп сәбәбе дә шул булгандыр. Минем милли хисләрем көчәйгән чак иде инде. Бу эштән беркем дә туктатып кала алмаган булыр иде, – дип яза Халидә ханым.
39 нчы балалар бакчасында аңа аерым кабинет бирәләр. Кабинет та, шартлар да, балалар да бар... Тик менә шул балаларның татарча сөйләшүчеләре бик аз. 13 ел эчендә ул, күп көч куеп, алты татар төркеме ачуга ирешә. Татар балаларына – рус теле, рус балаларына татар теле өйрәтә. Җырчы, шәһәребез йолдызы Алена Тойминцева да аңарда укый, Халидә ханымны хәтта «икенче әнием» дип йөртә.

Динсез булмый

1992 елда I Бөтендөнья татар конгрессы форумында катнашып кайткач, тормышка карашы үзгәрә. Милли хисләренә дини хисләр килеп кушыла. Бу вакытта Түбән Камага Төркиядән мөгаллимнәр килә. 
– Алар – бик әдәпле, әхлаклы кешеләр. Мәчет төзелгәч, дәресләргә йөри башладым. Ислам диненең татар халкын яшәтүче, коткаручы икәнлеген аңладым. Ә 2003 елда Түбән Кама имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Юныс ярдәме белән Югары Чаллы авылында балалар өчен беренче мөселман лагере ачу бәхетенә ирештем. Аннан кайткач, 39 нчы бакчадан китеп, үз теләгем белән, 64 нче балалар бакчасында мөселман балалары өчен беренче әдәп-әхлак төркемен ачтым. Ислам дине нигезендә 2 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү программасын да яздым. Әмма китап бүгенге көнгә кадәр чыгарылмаган. Югыйсә, бастырырга гына кирәк иде, – дип дәвам итә Халидә ханым. 
 «Сөембикә» бакчасы белән гомерен 13 ел буена бәйли ул. Авыруы булмаса, алга таба эшләргә булган исәбе. Әмма бакча белән хушлашырга туры килә. Алай да бирешмәскә тырыша. «Ихлас» үзәгендә беренче сыйныф балаларына Коръән уку буенча дәресләр бирә, үзәк мәчеттә дә укыта. 

Татар кайда да бар

2015 елда Халидә ханым ике операция кичерә, сәламәтлеге бик нык какшый. Казан табиблары җылы якларда яшәргә киңәш биргәч, озак уйлап тормый, улы янына Төркиягә – Анталия шәһәренә китә. 
– Аллаһ рәхмәте белән, дару урынына – кояш, диңгез, ел әйләнәсенә яшелчә, җиләк-җимеш. Аллаһка чиксез шөкер итәм, хәлем яхшырды. Элегрәк чакырсалар да, Төркиядә булганым юк иде. Монда да татарлар яши. Күбесе, туган телләрен белмәсәләр дә, милли җанлылар, – дип яза Халидә ханым.
Озак та үтми, анда татар диаспорасын оештыру башлана. Беренче җыелыш табигатьтә, диңгез буенда була. Туганнарча очрашып аралашкан татарлар милли бәйрәмне – Сабантуйны уздырырга карар кыла. Спонсорлар юк, һәркем үзеннән өлеш кертә. Халидә ханымның Әлки районының Базарлы Матак авылында гомер итүче, оста пешекче сеңелесе Гөлсинә ярдәмгә килә. Апалы-сеңелле 10 килога якын чәкчәк пешерәләр, татар халык ашлары күргәзмәсен оештыралар: өстәлдә алма, лимон, кара җимеш, өрек бәлешләре, эремчек пәрәмәче, кара җимеш паштеты, гөбәдия, кыстыбый урын ала. Милли киемнәр кигән апалар янына килүчеләр күп була. Бушка сыйлыйбыз дигәч, гаҗәпкә калалар. Тәм-томнарны авыз итеп, фотога да төшәләр. 
– Безгә рәхмәтләр укыдылар, күңелләре йомшаручылар да аз булмады. Төрек кешеләре белән гаилә корып яшәүче милләттәшләребез дә тормыш иптәшләрен алып килде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Халидә ханым.
Сүз уңаеннан, аңа татар диаспорасына татар теле укытырга тәкъдим иткәннәр. Истамбулдан Сабантуйга килгән Татарстан республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да бу фикерне хуплаган, ди. 

Төрекләр – ярдәмчел һәм ачык йөзле халык

Хәзерге вакытта Халидә ханым эшләми. Аның өчен телне белү кирәк. Улы белән төрек теле курсларында укып, беренче курсны яхшы билгеләренә тәмамлаганнар. Киләсе елга да укуларын дәвам итәргә җыеналар. 
Халидә ханым җирле халыкны йомшак холыклы, бик игьтибарлы, ярдәмчел, ачык йөзле кешеләр буларак тасвирлый. Төркиядә кешеләр бер-берсе белән нык аралашып яши икән. Аны шулай ук бигрәк тә олыларга мөнәсәбәт сокландыра. 
Җәйге эссе көннәрдә өйгә кунак чакырырга читен, шуңа күрә анда адым саен кафелар урнашкан. Ризыкның да хәләлме-түгелме икәнлеген сорау ахмаклык булыр иде, ди Халидә ханым Мәктәпләрдә балалар туган телдә белем алалар, дин дәресләре керә. Ватанга мәхәббәт хисләре кечкенәдән үк тәрбияләнә. Хатын-кыз биредә, нигездә, эшләми: бала тәрбияли, өйдәгеләрне иртән озата, кичен каршы ала. Төрек хатын-кызлары чисталыкны бик ярата. Кайчан керсәң дә, өйләрендә тәртип. Күбесе исламча, әмма матур, зәвыклы итеп киенгән. Шул ук вакытта заманча киенүчеләр дә бар. Балаларга бик игътибарлы: кычкырмыйлар, йомшаклык белән аңлаталар. Аларга беркем дә битараф түгел: елмаялар, битләреннән сөяләр. Гомумән, кешеләр йөзендә елмаю күрү бик рәхәт. 
– Кеше кайда гына булса да, кеше булып калсын, кем икәнлеген, тамырларының нинди милләттән икәнлеген, динен, гореф-гадәтләрен онытмасын, милли горурлык хисен сүндермәсен, туган телен яратсын, динен, иманын сакласын. Шулай булганда гына сине башкалар да хөрмәт итәрләр, үз күрерләр, яратырлар, – дигән фикердә Халидә ханым.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Халидә Әхмәтова.
Фото Х. Әхмәтованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев