Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәдәният йортына нинди исем бирергә?

Һәр атнаның дүшәмбесендә шәһәребез аксакал-ларының утырышы уза. Чираттагы утырышта, башка күптөрле сораулар белән беррәттән, шәһәребезнең элекке Техника йортына нинди исем бирергә икән дигән сорауга җавап эзләдек. Чыннан да, соңгы вакытта бу турыда күптөрле тәкъдимнәр булды. Кемнәрдер аның беренче директоры Илдус Сәлимов исемен бирергә кирәк диләр, икенчеләргә Наил Нуретдинов исеме ошый,...

Һәр атнаның дүшәмбесендә шәһәребез аксакал-ларының утырышы уза. Чираттагы утырышта, башка күптөрле сораулар белән беррәттән, шәһәребезнең элекке Техника йортына нинди исем бирергә икән дигән сорауга җавап эзләдек.
Чыннан да, соңгы вакытта бу турыда күптөрле тәкъдимнәр булды. Кемнәрдер аның беренче директоры Илдус Сәлимов исемен бирергә кирәк диләр, икенчеләргә Наил Нуретдинов исеме ошый, кемгәдер Анатолий Богатырев исеме кулай.
Чыннан да, алар өчесе дә көчләреннән килгәнчә әлеге мәдәният йортында эшләп, халкыбызга хезмәт иттеләр. Җәмәгать, әйдәгез, бу хөрмәткә лаек җаннарның кайсын булса да аерып сайлап алып, аның исемен кушып, калганнарының рухларын рәнҗетмик.
Без, шәһәребез аксакаллары, бертавыштан шундый нәтиҗәгә килдек: шәһәребезнең иң билгеле мәдәният бинасының элекке Халык иҗаты йорты (Дом народного творчества) дигән исемен калдырыйк. Бу исем җисеменә туры килеп тора һәм Халык иҗаты йорты халкыбыз өчен алга таба да мәдәният учагы булып калыр, аның ялкыны беркайчан да сүнмәс дигән өметтә калабыз.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X