Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәчет түбәле, юл да бар

Авыл җирендә яшәүчеләр теңкәсенә тигән нәрсә - язын һәм көзен урамда пычрак ярып йөрү. Моңа кадәр елның шул фасылларында безнең Яуш урамы юлы бик пычрак иде. Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовның һәм депутатларыбызның тырышлыгы белән, ниһаять, безнең Яуш халкы да авылда асфальт юлдан йөрү бәхетенә ирешәчәк. Инде юлны асфальтлау...

Авыл җирендә яшәүчеләр теңкәсенә тигән нәрсә - язын һәм көзен урамда пычрак ярып йөрү. Моңа кадәр елның шул фасылларында безнең Яуш урамы юлы бик пычрак иде.
Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовның һәм депутатларыбызның тырышлыгы белән, ниһаять, безнең Яуш халкы да авылда асфальт юлдан йөрү бәхетенә ирешәчәк. Инде юлны асфальтлау эше төгәлләнеп килә. Моның өчен мәхәллә халкы Ришат Расимовичка, депутатларга һәм юл төзүдә эшләүчеләргә рәхмәтле. Депутатлар дигәннән, чыннан да, алар халыкка хезмәт итәләр.
Яуш мәчетенең түбәсе бик нык искергәнлектән, су үтеп җәфалый иде. Сухрау авыл җирлеге депутаты Сергей Брусов мәчет түбәсен өр-яңадан ябуда ярдәм итте. Башка милләт һәм дин кешесе булса да, мөселман диненә һәм, шулай ук, без картларга булган хөрмәте, кешелеклелеге өчен, Сергей Леонидовичка ничек итеп кенә рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр кебек. Аллаһы Тәгалә бу җитәкчеләрнең йөрер юлларын имин, яхшы эшләрен уң кылсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев