Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Мәчеләргә карашым үзгәрде

Ни әйтсәгез дә әйтерсез, шәһәр квартирларында яшәп, эт-песи асрап ятучы кешеләрне аңламыйм. Минем песиләргә битараф карашымны сизгәндәй, һәр хуҗа үз песиен мактаган була әле. Шулай булмыйча соң, ни чиста булсалар да, песи исе квартирга керүгә борынга килеп бәрелә. Авылда ярый инде, бик салкын булмаса, песине өйгә кертеп тормыйсың. Ә эт...

Ни әйтсәгез дә әйтерсез, шәһәр квартирларында яшәп, эт-песи асрап ятучы кешеләрне аңламыйм. Минем песиләргә битараф карашымны сизгәндәй, һәр хуҗа үз песиен мактаган була әле. Шулай булмыйча соң, ни чиста булсалар да, песи исе квартирга керүгә борынга килеп бәрелә. Авылда ярый инде, бик салкын булмаса, песине өйгә кертеп тормыйсың. Ә эт халкының урыны, гомумән, ишегалдында.
Хәзер урам песиләре дә ач түгел, аларны ашатып йөрүче махсус апалар бар. Юлымда очраган шундыйларның берсенә песиләр ашатып утырганын күреп: «Озакламый бу песиләр подвал тишегенә сыймыйлар бит, диетага утырт үзләрен», - дигән идем, ник авыз ачкан көнгә төштем. Янына утыртып бик озаклап песиләр хакында нотык укыды, алай гына да түгел, үз башыннан кичкәнне дә сөйләде. Ул апа белән менә мондый очрак булган.
- Шулай туры килде: бер ел буе берәүләрнең шәхси йортларын сакладым. Әле төзелеп бетмәгән бу йортны миңа сакларга кушып калдырып, хуҗалар үзләре шәһәрдә яшәделәр. Байлар булмадылар, күрәсең. Яртылаш салынган бу йортны төзеп бетерер өчен икешәр эштә эшләделәр, бик сирәк килеп күренделәр. Каравылчы вазифасы миңа да ярап торды. Өйне саклаган өчен, бердән, азмы-күпме акча түләсәләр, икенчедән, яшәү урыны да кирәк иде. Хуҗаларның бер таләбенә күнми чарам калмады - аларның бу өйдә песиләре калды. Мин аңа кырын карамаска, вакытында ашатырга тиеш идем. Ул вакытта песиләрне яратмасам да, түзәргә туры килде. Чөнки торыр җирем юк, ирем белән мал бүлешеп йөргән чагыбыз. Соңрак без бу песи белән ныклап дуслашып киттек. Чөнки ул минем тамагымны туйдыручыга әйләнде. Әйтәм бит, акчаны бик кысып тоттым, ипи-сөттән башканы бик сирәк алдым. Пилмән сатып алам, теге авызына да кабып карамый. «Ярар, мин әйтәм, тамагың ачса, ашарсың әле». Тик песием бер дә ач йөргәнгә охшамаган. Киресенчә, кечерәк бәрән хәтле, йоннары ялтырап тора. Әле бер көнне авызына шактый зур балык тотып кайтты. Аның теш эзен кисеп аттым да, кыздырып ашадым балыкны. Ник ашамаска? Кайбер шәһәр кешеләре этләре-песиләре белән бер өстәл артында, бер тәлинкәдән дә ашыйлар бит әле. Ә мин авылда туып-үскән кыз, тамак ачканда тавыклар өчен пешерелгән вак бәрәңгене дә сыптырып салган чакларым булды. Башка бер көнне, песием колбаса кыстырып кайтып кермәсенме! Монысын да икәү бүлешеп ашадык. Итле аш ашарга кызыгып йөргән көннәремдә «өйдәшем» сөякле ит табып кайтты... Боларын үзе ашаса, пакетка салынган прәнникләрне минем өчен ташуы күренеп тора.
Песием мине әледән-әле күчтәнәчләр белән сыйлый торгач, сәбәбе нидә икән дип, мин моның артыннан күзәтү оештырдым. Ә ул «ялт» кына күршеләр балконына кереп китә дә, авызына ни дә булса кыстырып чыга. Суыткычларыннан аламы, әллә өстәлләреннән шудырамы...
Ничек шундый песине ачуланасың инде. Күршеләр бик байлар, бер таяк колбасадан гына бөлмәсләр әле.
Бер елдан минем хуҗалар акча туплап, өйләрен салып бетерергә дип кайттылар да, кирәгем калмады. Дөресен генә әйткәндә, шау-шулы мал бүлешү тәмамланып, мин дә үземә кечкенә генә квартир алып куйган идем. Песикәем белән шактый җылы саубуллашып аерылыштык. Юл буе аны юксынып кайттым. Тик юксынуым юкка булган. Икенче көнне үк мине эзләп тапты. Хайван диген син аны!
«Бичаракаем, миндә шактый озак яшәде, картаеп, тешләре коелып үлде. Өйгә башка песи алмадым, ә урам песиләрен ашатам шул», - дип сүзен тәмамлады минем яңа танышым.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев